Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны Короле белән очрашуда катнашты

30 май 2019 ел 18:07
Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны Короле белән очрашуда катнашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәгә эшлекле сәфәре вакытында чираттагы тапкыр Согуд Гарәбстаны Короле Салман бин Абдул Азиз Әл Сауд белән очрашты. Очрашу «Коръән һәм Сөннәт текстларында урталык һәм модерация кыйммәтләре»  халыкара конференциясе кысаларында чит ил делегацияләре вәкилләре өчен оештырылды. Россия Федерациясеннән корольнең кабул итүендә шулай ук Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Нәфыйгулла хәзрәт Аширов һәм «Җыен» мәдәни-агарту оешмалары ассоциациясе башлыгы Мөхәммәт Сәлахетдинов катнашты. Әлеге тарихи очрашу вакытында  король һәркемне шәхси сәламләп чыкты. 
Исегезгә төшерәбез: «Коръән һәм Сөннәт текстларында урталык һәм модерация кыйммәтләре» фәнни-гамәли форумы 22 майдан 30 майга кадәр Мәккәдә узды. Чараның тантаналы ачылышында Ливан, Мисыр югары мөфтиләре, Пакистанның Дин эшләре буенча министры катнашты. Сәламләү сүзләре белән шулай ук Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл-Усаймин, Бөтендөнья ислам лигасы генераль секретаре Мөхәммәд бән Абдул Кәрим Әл-Иса, Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров чыгыш ясады.

Согуд Гарәбстанына эш сәфәре барышында Татарстан мөселманнары башлыгы шулай ук Бөтендөнья ислам лигасы башлыгы Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-ис белән очрашты. Очрашуда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. Әңгәмә барышында яклар шулай ук Бөтендөнья ислам лигасы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән берлектә Согуд Гарәбстанында "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең чираттагы утырышын уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы