Мөфти Сабада узган ифтарда катнашты

03 июнь 2019 ел 08:55
Мөфти Сабада узган ифтарда катнашты

Рамазан аеның 28 нче көнендә, якшәмбе, Саба районында зур ифтар узды. Авыз ачу мәҗлесе Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Мәҗлестә шәрәфле кунак булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Аның вәгазьләрен тыңларга һәм ахшам намазын укырга 700дән артык мөселман кардәшебез җыелган иде. Авыз ачар алдыннан ул Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде һәм бүгенге көндә соңгы таравих намазын башкарасы бар, дип искәртте.

- Иртәгә Рамазан аеның соңгы көне җитә. Бу изге ай мәчетләрдә ифтар һәм сәхәрләр, Рамазан ае очрашулары һәм рухи әңгәмәләр, бергә күп кешене җыйган таравих намазлары белән күңелләребездә мәңгегә калыр, - дип мөрәҗәгать итте ул ифтарда катнашучыларга һәм Рамазан тәмамланганнан соң да изге гамәлләр кылырга чакырды.

Кичә күмәк намаз һәм авыз ачу белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы