“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Кайбычта мөселманнар картлар йортында булды, ә Бөгелмәдә ятим нарасыйларга кирәк-яраклар җыйдылар

03 июнь 2019 ел 15:07
“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Кайбычта мөселманнар картлар йортында булды, ә Бөгелмәдә ятим нарасыйларга кирәк-яраклар җыйдылар

Бүген, Рамазан аеның 29 нчы көнендә, Кайбыч имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин җитәкчелегендәге делегация картлар йортында булды. Изге Рамазан ае һәм якынлашып килгән Ураза бәйрәме уңаеннан мөселманнар өлкәннәргә азык-төлек тутырылган пакетлар өләште. Күчтәнәчләр барлыгы 27 кешегә тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, картлар йортында әлеге чарада ислам динен тотучылар гына түгел, башка конфессия вәкилләре дә катнашты. Олы яшьтәге хөрмәтле кешеләргә сәламләү сүзләре белән имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул уразаның фазыйләтләрен билгеләп үтте. Шулай ук бу фарызны үтәү йөзеннән Раббыбызның мөрәҗәгатен җиткерде: “Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять).

Моннан тыш, бу көннәрдә Бөгелмәдә әти-әниләре тарафыннан ташлап калдырылган 3 яшькә кадәрге балалар өчен кирәк-яраклар җыю төгәлләнде. Хәйрия башлангычы Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан “Рамазан – изге гамәлләр ае” кысаларында тормышка ашырылды. Сабыйлар ел дәвамында Бөгелмә балалар хастаханәсендә тернәкләнү курслары уза. Акция кысаларында нарасыйлар өчен кием-салым, шәхси гигиена әйберләре, уенчыклар, ашамлыклар һәм башка кирәк-яраклар җыеп тапшырылды.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә исә мөмкинлекләре чикле сабыйлар өчен “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Бөгелмә үзәк мәчетендә булды. Кунакларга экскурсия үткәрелде һәм бүләкләр тапшырылды. Кызлар һәм аларның әниләре өчен яулык бәйләү һәм мехенди буенча мастер-класс оештырылды. Очрашу, ахшам намазыннан соң, ифтар мәҗлесендә дәвам итте, тәмле сыйлар белән нигьмәтләнгәннән соң, һәркемгә сәламәтлек, күркәм сабырлык, илгә иминлек теләп, дога кылу белән төгәлләнде.

Искәртеп үтик: Рамазан аеның беренче көненнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Татарстанда “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе башланды. Акция барышында мөфтият мохтаҗларга комплекслы ярдәм күрсәтте: азык-төлек, акча һәм кием-салым белән ярдәм итте. Аерым алганда, Рамазан ае дәвамында нәзарәтнең "Зәкят" фонды Казанның азкеремле 800 гаиләсен 5 тоннадан артык азык-төлек белән тәэмин итте. ТР Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге тарафыннан республиканың барлык мөхтәсибәтләренә Ураза бәйрәме һәм Балаларны яклау көне уңаеннан мохтаҗларга өләшү өчен җәйге сезонга балалар киеме комплектлары тапшырылды. Киемнәрне бүлеп бирү урыннардагы исемлекләр буенча тормышка ашырылды. Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды шулай ук аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә балалар коляскалары бүләк итте. “Зәкят” хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар тарафыннан кулланылышта булган, әмма яхшы сакланган 13 коляска бирелгән. Арбаларның барысы да ялгыз, күп балалы һәм үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләргә тапшырылды. Алар Казанда гына түгел, Татарстан һәм Чуашстан районнарында яшиләр. Моннан тыш, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында 5 авыру баланы дәвалауга акча җыелды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы