Татарстан мөфтие Галиев мәчетендә бәйрәм намазын үткәрде

04 июнь 2019 ел 09:14

Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм вәгазьләре һәм намазлары укылды. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узды. Бу – тарихи гыйбадәтханәдә, яңартылганнан соң, дүртенче гает. Мөселман бәйрәменең аерылгысыз өлеше – Коръән уку. Иртәнге сәгать алтыдан Россия ислам институты студенты, Коръән-хафиз Әхмәт Ибраһимов вәгазьгә кадәр Коръән укыды.

Бәйрәм сөенечен бүлешергә республика өммәте белән бергә Казанның тарихи мәчетенә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар бар иде.

Гаетне Камил хәзрәт РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен укудан башлады: “Изге Рамазан ае тәмамлану белән, Ураза бәйрәме мөселманнарны ислам диненең югары рухи һәм әхлакый кыйммәтләренә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә йөз белән карата. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгыртуга, мәрхәмәтлелеккә чакыра”. Аерым алганда, анда түбәндәге котлау сүзләре җиткерелә: “Россиянең мөселман җәмгыяте алга таба да ил тормышында актив катнашыр, үзенең нәтиҗәле эшчәнлеге – безнең бәһасез тарихи, мәдәни, рухи мирасыбызның саклануына ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә тынычлык, иминлек һәм иң изге теләкләр телим”.

Алга таба мөфти хәзрәт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

“Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Сөенечле бу көннәрдә бәйрәм намазына җыелган мөселманнар барлык нигъмәтләре өчен шөкер итеп,  Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре әйтә, аннан тыныч, игелекле гомер бирүен сорый.  Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакьләнгән, дингә ихлас күңелдән бирелгән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗер-савабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары  ачылыр.

Күпмилләтле республикабызда Ураза гаетенең күпгасырлык, татар халкының мәдәни һәм гаилә-көнкүреш традицияләре белән бик тыгыз үрелгән борынгы тарихы бар. Мөселманнарны елдан-елга бу олы бәйрәм уңаеннан христианнар һәм башка дин вәкилләре тәбрикли, изге теләкләрен җиткерә, шулай итеп, Татарстаныбыз алгарышы һәм үсеше өчен уңышларга ирешү омтылышыбыз тагын да көчәя.

Ураза бәйрәмендә Хак Тәгалә һәрберебезнең күңелендәге күтәренке рухны, шатлык хисләрен тагын да көчәйтсен, иман нуры өстәсен, гаиләләрдә иминлек булсын!

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, бәрәкәт һәм муллык телим”.

Котлаулардан соң Татарстан мөфтие Ураза гаете вәгазенә күчте. Ул үз чыгышын гает турындагы шигырь белән башлады:

Чынлыкта, гает бәйрәме ул – яңа кием киючегә түгел, ул газаптан куркучыга бәйрәм!

Гает бәйрәме ул – яхшы машинага утырып килүчегә бәйрәм түгел, гает ул гөнаһларны калдыручыга чын бәйрәм!

Гает ул яңа келәмнәр җәючегә түгел – гает ул сират күперен чыга алырлык гамәл кылучыга!

Гает ул дөнья зиннәтенә киенүчегә түгел – чын гает ул тәкъвалыкка ирешә алган кешегә!

Гает ул төрле төсле зиннәткә караучыга түгел – гает ул Кыямәт көнендә Аллаһыга карауга ирешә алучыга.

Үз вәгазендә Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләрен, Рамазан ае бетте дип, гыйбадәт кылудан туктамаска чакырды: Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Үлем килгәнгә кадәр Раббыңа гыйбадәт кыл!” («Хиҗер» сүрәсе, 99 нчы аять). Мөфти хәзрәт Рамазаннан соң килгән Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотарга өндәде: “Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотылса, барлыгы утыз алты көн ураза тотылган була. Бер көн ураза тотканга ун көнлек савап язылгач, утыз алты көнгә өч йөз алтмыш көнлек, ягъни бер еллык савап языла. Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савапка ирешер”, – дип искәртте ул.

Алга таба Татарстан мөфтие бәйрәм намазы алдыннан сөйләгән вәгазендә иң беренче нәсыйхәт сүзләрен туганлык җепләрен ныгытуга багышлады, бүген 13.00 сәгатьтә М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында зур гаилә бәйрәме – «Рамазан Фест» дип исемләнгән шәһәркүләм чарага аерым тукталды һәм балаларыбыз белән бәйрәм сөенечен уртаклашырга чакырды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук иң кадерле әйберләрнең берсе – диннәр һәм милләтләр арасында татулыкны саклауның әһәмиятенә карата үз фикерен белдерде, рухи ярлылыкны бетерү өстендә эшләргә чакырды: “Без күпмилләтле илдә һәм республикада яшибез. Бездә гомер-гомергә төрле дин кешеләре үзара тыныч һәм тату яшәгән. Татарстан бу өлкәдә бөтен дөнья өчен үрнәк булып тора! Мөселманнар да, православие дине вәкилләре кебек үк, бу җирлектә төпләнеп яшәүче халык булып тора. Безнең Ватаныбыз – уртак һәм бер. Без һәрвакыт моны аңлап яшәдек. Һәм динара татулыкны һәм милләтләр арасындагы дуслыкны саклап калуның башка ысулы юк!” Ул Калининградта мөселман гыйбадәт йортын сүтүне, ә Татарстан мәктәпләрендә мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның аерым исемлекләрен төзергә омтылу күренешләрен күзәтүне бик күңелсез хәлләр буларак бәяләде һәм республикабызда бу коткыга бирелмәү турында әйтте, мәсьәләне уңай хәл итеп, үзара ихтирамлыкны саклап кала алу турында белдерде.

Нәсыйхәт итеп, мөфти хәзерге җәмгыятьнең рухи ярлылыгы белән көрәшергә кирәклек турында әйтте: “Рухи байлыкларны санга сукмаган кеше яхшылыкны, сабырлыкны, хөрмәтне һәм хәтта бәхетне дә белми. Һәркем үз-үзен рухи яктан тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш”.

Мөфти хәзрәт моның өчен Коръәндә биш дәва барлыгын искәртте:

"1. Син араларында булган чакта, Аллаһы аларны җәзаландырмаячак (“Әл-Әнфәл” сүрәсе, 33 аять).

2. (Син араларыннан аерылгач та,) Алар (тирәсендә калган зәгыйфь мөэминнәр) мәгъфирәт сораган чакта да, Аллаһы аларны җәзаландырмаячак (“Әл-Әнфәл” сүрәсе, 33 аять).

3. Кем дә кем Аллаһыдан курыкса, Ул аңа (дөньяның шөбһәләреннән, үлемнең куркынычлыгыннан һәм Кыямәт көненең кыенлыкларыннан) бер чыгыш (юлы) насыйп итә (“Әт-Таляк” сүрәсе, 2 аять).

4. Һич көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра. Кем дә кем Аллаһыга тәвәккәл кыла, аңа Ул җитә. Һичшиксез, Аллаһы һәрнәрсә өчен (ул әле бар булганчы) бер үлчәм куйган (“Әт-Таляк” сүрәсе, 3 аять).

5. И, иман итүчеләр! Фаразларның бик күбеннән сак булыгыз, чөнки, һичшиксез, кайбер фаразлар – гөнаһ. Янә (бер-берегездән) гаеп эзләмәгез (һәм мөселманнар яшерергә теләгән нәрсәне ачып салырга тырышмагыз), берәүләрегез икенчеләрегезнең (артыннан яманлап) гайбатен сатмасын. Сезнең берәрегезгә үлгән кешенең итен ашау ошармы? Җирәнү хисе кичердегез бит? Шулай булгач, Аллаһыдан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһы – (тәүбәгә килүчеләрнең ялваруларын ишетеп), тәүбәләрне Кабул итүче, Рәхимле. (“Әл-Хөҗүрәт” сүрәсе, 12 аять)".

Гайбәт сөйләү эшсезлектән килә дип искәртеп, Камил хәзрәт Сәмигуллин аерым игътибарны хәзерге вакытта күпләгән яшьләребезнең эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләнүен дә хуплап чыкты: “Бу бик күркәм күренеш! Хәләл хезмәттән Аллаһы Тәгалә Үзе разый”, – дип белдерде ул: “Кешеләрдән иң күркәмнәре – Пәйгамбәрләр һәм Аллаһы Илчеләре, аларның тормыш юлы һәрбер мөселман кешесе өчен үрнәк булып тора. Һәм пәйгамбәрләрнең барысы да нинди дә булса һөнәр остасы булган һәм билгеле бер кәсеп белән шөгыльләнгән. Мәсәлән, Идрис пәйгамбәр (галәйһиссәлам) тегүче, Нух пәйгамбәр (галәйһиссәлам) кораблар төзүче, Зәкәрия пәйгамбәр (галәйһиссәлам) балта остасы булган”.

Вәгазе ахырында Камил хәзрәт Рамазан ае тәмамланганнан соң да гыйбадәтләрне ташламау һәм фитыр сәдакасы бирелмәгән булса, аны бирергә кирәклек турында искәртте: “Фитыр сәдакасын бирмәгән булсагыз, гаеттән соң бирергә онытмагыз”, – диде ул.

Бәйрәм вәгазеннән соң ике рәкагать Ураза гаете намазы укылды, тәкъбир әйтелде, хөтбә укылды. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.

Традиция буенча, Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен һәм намазын ТНВ телеканалы турыдан-туры күрсәтте.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/media/galleries/galleries_1584.html

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана