Шәүвәл аеның беренче көнендә, күркәм гадәт буенча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Рамазан аенда тәравих намазларын алып баруда республика имамнарына ярдәм итү өчен килгән Төркия Коръән-хафизлары белән саубуллашу мәҗлесе үткәрелде. Быел, Татарстан мөфтияте чакыруын кабул итеп, республикабыз шәһәр һәм районнарында 11 хафиз эшләде һәм алар бер ай дәвамында өммәтебез үсеше юлында үз ярдәмнәрен күрсәтте. Төрек кардәшләребезнең уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәтләренә рәхмәт сүзләрен белдерү өчен, махсус очрашып, күрешеп сөйләшү мәҗлесе быел мөфтияттә (алдагы елларда - "Тынычлык" мәчетендә) үткәрелде. Барлык хафизларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды, аларның Изге Рамазан ае дәвамында эшләү дәверендәге кич-кичерешләрен сорашты. Алга таба Татарстан мөхтәсибәтләреннән хафизларны озата килүчеләр белән бергә Галиев мәчетендә ахшам намазы укылды. Җанлы аралашу, сорауларга җавап алу, татар халкы һәм Татарстан мәчетләре, дин тарихы белән танышу намаздан соң дәвам итте. Мөфти хәзрәт иң әүвәл һәрбер хафизга рәхмәт хатлары һәм барлык дөньякүләм стандартларга туры китереп бастырылган Коръән Китабын, “Хозур” нәшриятында дөнья күргән данлыклы басмаларны бүләк итте. Кунаклар Камил хәзрәткә истәлекле бүләкләр һәм җылы кабул итү, районнарда яшәү өчен барлык шартлар тудырылганы өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Кайбер район мөхтәсибәтләре вәкилләре хафизларны буш вакытта истәлекле урыннарга, тарихи музейларга, Шәһре Болгар һәм Казан тыюлыкларын алып барып күрсәткән. Шул сәбәпле, татар халкының мөселман дөньясында тоткан урыны, татар дин әһелләре һәм язучыларының Төркия һәм төрки халыклар белән багланышлары, Карабаш тәҗвиденең тарихы буенча килеп туган һ.б. күпләгән сораулар буенча очрашу барышында җаваплар бирелде. Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтиятенең Коръән-Кәримне өйрәнү һәм бастыру өлкәсендәге казанышлары турында сөйләп үтте:
- Мөселман дөньясында шундый гыйбарә бар: “Коръән Хиҗазда иңгән, Истанбулда матур итеп язылган, Каһирәдә гүзәл итеп укылган, Казанда беренче мәртәбә басылган”. Дөрестән дә, 1803 елда нәшер ителгән басма Коръән белән безнең бабайлар ислам тарихына ныклап кереп урнашканнар. Моннан тыш, кайбер галимнәр фикеренчә, инкыйлабка кадәр татар халкының 30 меңнән артык исемдәге дини китабы нәшер ителгән. Сез беләсез ки, Карабаш тәҗвиде хәзерге вакытта Төркиянең дини уку йортларының рәсми программасына кертелгән. Әлеге басманың авторы – Бөгелмә районыннан. Дини остазларыбыз кайда гына хезмәт итмәгән: мисал өчен, тумышы белән Сарман районыннан булган Мөхәммәд Морад Рәмзи Мәккәдә гарәпләргә дәрес биргән, ә Муса Җаруллаһ Бигиев Мәккәдә ун кыйраәт остазы буларак укыткан. Моннан тыш, Төркиядә яшәгән һәм эшләгән милли зыялыларыбыз, әдипләр, сәясәт эшлеклеләре дә бихисап, без сәфәрдә булганда аларның каберләрен зиярәт кылабыз, догалар сәламнәребезне ирештерәбез”.
Имам-хатыйб, мөгаллим, мөәдзин белгечлегенә ия хафизлар быел Апас, Саба, Балтач, Кукмара, Лаеш, Буа, Әлмәт, Чирмешән, Яшел үзән районнарында бер ай дәвамында тәравих намазларында Коръән хәтем кылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Рамазан аенда Коръән уку һәм аны хәтем кылу сөннәт гамәл булып санала, чөнки Кәлам Шәриф шушы айда иңдерелгән. Очрашу барышында мөфти хәзрәт Татарстанда тәравих намазларында тулысынча Коръән укылу турында мәгълүмат бирде, моннан тыш Коръәнне ятлау буенча тәҗрибәсе турында сөйләде.
Әлеге чара кунаклар өчен махсус оештырылган аш мәҗлесе һәм хәерле, имин сәфәрләр сорап дога кылу белән төгәлләнде.