"Хуш, Рамазан": Татарстан мөхтәсибәтләрендә зур колач белән Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр

05 июнь 2019 ел 12:22
"Хуш, Рамазан": Татарстан мөхтәсибәтләрендә зур колач белән Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр

Кичә, Шәүвәл аеның беренче көнендә, Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Мәчетләрдә гает намазыннан соң бәйрәм шәһәр паркларына һәм скверларына күчте, анда динебезнең мөбарәк бәйрәме уңаеннан халык күңел ачу чаралары узды. Шулай итеп, Түбән Камада Ураза бәйрәме уңаеннан шәһәрнең “Гаилә” үзәк паркында зур бәйрәм үткәрелде. Чара бәйрәм концерты белән башланып китте, анда Түбән Каманың иҗат коллективлары катнашты. “Ихлас” үзәгендә тәрбияләнүчеләр театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Шулай ук паркта балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле эстафеталар белән спорт-күңел ачу программасы оештырылды, Рамазанга багышланган мастер-класслар һәм викторина узды.

Чаллы мөхтәсибәтендә дә Ураза бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Гайдел-Фитыр хөрмәтенә оештырылган бәйрәм чараларында 5 меңгә якын мөселман катнашты. Шәһәрнең “Нур-Ихлас”  мәчетендә 400 кешегә исәпләнгән ике намаз залы да тулды, шуңа күрә урын җитмәүчеләр ишегалдында, яшел чирәмдә намаз укыдылар. Бәйрәм намазын Чаллы мөхтәсибәте башлыгы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин үткәрде. Моннан тыш, быел мөхтәсибәт беренче тапкыр Җиңү паркында гомумшәһәр гаилә бәйрәме оештырды. Биредә дин тотучылар һәм шәһәр кунаклары мәчетләрдә намаздан соң җыелды. Кунакларны бәйрәм белән Чаллының Автозавод районы башлыгы Винер Харисов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин котладылар. Сәхнәдә «Хәзинә»балалар мөселман клубы тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Парк территориясендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен төрле ярышлар оештырылды: капчык киеп йөгерү, зур боулинг, кабартылган зур “кәшәкә”ләр белән хоккей, төрле эстафеталар һәм аттракционнар. Шулай ук бәйрәм үткәрү мәйданчыгында хәләл ярминкә эшләде.

Чистай мөхтәсибәтендә Ураза бәйрәмен шулай ук шәһәрнең Скарятин бакчасында Зур гаилә бәйрәме белән билгеләп үттеләр. Чара балалар чыгышыннан башланды – алар Коръән укыдылар, нәшидләр башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Аннары сәламләү сүзләре белән Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Татарстан Республикасы мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров чыгыш ясады. Алар шәһәр халкын зур бәйрәм белән котладылар. Аннары бөтен парк буенча урнашкан станцияләр эшли башлады, аерым алганда, балалар өчен мастер-класслар, сәүдә мәйданчыклары, хаҗ музее күргәзмәсе, спорт уеннары һ.б., шулай ук гаилә белән бергә газонда урнашырга мөмкин булган пикник зонасы оештырылды. Спорт станцияләрен узу өчен катнашучыларга «савап» купоннары тапшырылды, алар соңыннан «кибет бүләкләр»енә алыштырылды. Бу бәйрәмдә иң кызыклы һәм гадәти булмаган уеннардан бампербол һәм Сумо булды, алар Чистайда беренче тапкыр уздырылды. Гомумән алганда, бәйрәм 4 сәгатькә якын дәвам итте. Шәһәр халкы һәм кунаклар бик канәгать калды. Әлеге чарага 2,5 меңгә якын кеше килде.

Кукмара шәһәренең Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында да Ураза бәйрәме уңаеннан район бәйрәме узды. Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан мондый чара районның барлык халкы өчен өченче тапкыр узды. Кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Сергей Димитриев, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, шулай ук Төркиядән килгән кунаклар котлады. Программаны азан һәм Коръән сүрәләре уку белән ачып җибәрделәр. Тамашачылар төрле викториналарда, конкурсларда һәм мастер-классларда катнаштылар, ә балалар батутларда сикерделәр һәм халык уеннарында көч сынаштылар. Моннан тыш, бәйрәм кунакларын коймак, кайнар пылау һәм чәй белән сыйладылар.

Бөгелмә балалар паркында бәйрәм намазыннан соң “Ураза бәйрәме-2019” гаилә бәйрәме узды. Дүртенче тапкыр узган гомумшәһәр чарасын Бөгелмә һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте оештырды. Бәйрәм кысаларында төрле мастер-класслар, интеллектуаль викторина, асфальтта балалар рәсеме конкурсы, армрестлинг, армлифтинг һәм башка спорт чаралары узды. Нәшидләр, мөнәҗәтләр парк кунакларын сөендерде. Шулай ук «Рамазан базар» хәләл милли ярминкәсе эшләде. Балаларны аквагрим, сабын куыклары, кәгазь рәсемнәр белән сөендерделәр. Паркка килүчеләрне кайнар пылау белән сыйладылар. Программа бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.

Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан "Татнефть" компаниясе ярдәме белән шәһәр паркында оештырылган бәйрәмдә өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты. Күркәм традиция буенча бу юлы да паркка килгән һәркемне пылау, кайнар коймак, туңдырма белән сыйладылар. Моннан тыш, мәчет формасындагы 50 кг авырлыктагы бавырсакны чара ахырында халыкка тараттылар. Бәйрәмдә аукцион да уздырылды. Кара тартма эчендә бүләк уйнатылып, аны Гүзәл һәм Рамил Шаһиевлар гаиләсе 5000 сумга сатып алды. Бу акча исә сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле Ислам Зиннуровка тапшырылды. Тартма эчендәге бүләк - "Татнефть" ягулык станциясенә 3000 сумлык картаны да Шаһиевлар гаиләсе Исламның әнисе Гүзәл Зиннуровага бирде. Казаннан килгән алып баручы Марсель Әхмәдуллин, "Мәхәббәт" дуэты, Әлмәтнең "Изге" төркемнәре чыгышларын, сәхнәдән балаларның догалар укуын тамашачылар бик җылы кабул итте. Соңыннан, мөмкинлекләре чикләнгән әлмәтлеләрне шәһәрнең "Ассоль" кафесында бәйрәм табыны артында кунак иттеләр.

Буа  районы мөхтәсибәте, Буа мәдрәсәсе белән берлектә, Рамазан гаетен зурлап, Хаҗилар мәчете янындагы мәйданчыкта балалар өчен бәйрәм үткәрде. Төп тантана Хаҗилар мәчете янында “Стройград” оешмасы тарафыннан бүләк ителгән балалар мәйданчыгын ачу белән башланып китте. Мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов җыелган халыкка үзенең бәйрәм котлавын җиткерде, игәнәчеләргә рәхмәтләрен белдерде. Тасманы кисү белән балалар мәйданчыкта уйнадылар, зуррак малайлар турникта тартылды. Нәниләр капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту кебек милли уеннарда, төрле спорт ярышларында катнашты, батутта сикерде, шулай ук попкорн, татлы мамык һәм башка тәм-томнар белән сыйланды. Нәни шәкертләр бәйрәм кунакларын туган телебез, Ислам диненә багышланган шигырьләр сөйләп куандырды. Буа районы Яңа Тинчәле авылында яшәүчеләр өчен дә Рамазан гаете икеләтә бәйрәм булды. Намаздан соң авыл халкы яңартылган чишмә ачылышына җыелды. Тантана ахырында барлык кунаклар да самавырдан чишмә суы белән чәй эчтеләр. Моннан тыш, сулык тирәли агачлар утыртылды.

Әгерҗенең “Нур” мәчетендә шулай ук Гайдел-Фитыр хөрмәтенә балалар бәйрәме узды, анда йөзгә якын бала катнашты. Алар барысы да чарага әти-әниләре белән бергә килгән иде. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин барлык катнашучыларны Ураза бәйрәме белән котлады. Бәйрәм балаларның Куръән аятләре укуы белән башланды. Кунаклар өчен викториналар һәм күңелле уеннар оештырылды. Балалар җитезлектә, тизлектә һәм тапкырлыкта көч сынашты. Аларга батутта сикерү, понида һәм карусельләрдә йөрү аеруча ошады. Балаларның берсе дә бүләксез һәм тәм-томсыз калмады. Соңыннан бәйрәм мул табын артында дәвам итте.

Баулы мөхтәсибәтендә дә шундый ук бәйрәм оештырдылар. Ә Мамадыш мөхтәсибәтенең Көек-Ерыкса авылында мөселман балалар Сабантуе узды.

Фотолар kukmor-rt.ru, bugulma.tatar.ru, agryz-rt.ru, buinsk-tat.ru сайтларыннан алынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Сурәт - 57
Сурәт - 58
Сурәт - 59
Сурәт - 60
Сурәт - 61
Сурәт - 62
Сурәт - 63
Сурәт - 64
Сурәт - 65
Сурәт - 66
Сурәт - 67
Сурәт - 68
Сурәт - 69
Сурәт - 70
Сурәт - 71
Сурәт - 72
Сурәт - 73
Сурәт - 74
Сурәт - 75
Сурәт - 76
Сурәт - 77
Сурәт - 78
Сурәт - 79
Сурәт - 80
Сурәт - 81
Сурәт - 82
Сурәт - 83
Сурәт - 84
Сурәт - 85
Сурәт - 86
Сурәт - 87
Сурәт - 88
Сурәт - 89
Сурәт - 90
Сурәт - 91
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы