Мөфтияттә Рамазан аенда гамәлгә ашырылган эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырдылар

06 июнь 2019 ел 16:54
Мөфтияттә Рамазан аенда гамәлгә ашырылган эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырдылар

Бүген, Шәүвәл аеның 3 нче көнендә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Рамазан тәмамлану. Мөселманнар ураза аен ничек үткәрде?” дигән темага  Мәскәү-Казан-Симферополь видеокүпере оештырылды. Мәскәүдә спикер сыйфатында Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов чыгыш ясады. Симферопольдән Кырым мөфтие урынбасары Айдер хәзрәт Исмәгыйлев элемтәгә чыкты. Казаннан видеокүпердә Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова катнашты.  

Очрашу барышында ТР мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров Изге Рамазан ае дәвамында нәзарәт тарафыннан гамәлгә ашырылган күп санлы чаралар турында сөйләде. Ул искәртеп узганча, Рамазанның беренче көненнән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә «Даруль ифта» call-үзәге эшли башлады. “Call-үзәккә ихтыяҗ шулкадәр зур булыр дип көтмәгән идек – көн саен күп каналлы телефон линиясенә Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән дистәләгән шалтырату килә”, – дип ассызыклап үтте Равил хәзрәт. Шунысын да билгеләргә кирәк, «Даруль ифта» call-үзәге Рамазаннан соң да үз эшен дәвам итә. Һәр теләгән кеше эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр  8 800 222 7667 номерына шалтыратып, ислам тематикасы буенча сорауларына җавап алырга мөмкин. Күп каналлы телефон линиясендә шәригать белгечләре эшли.

Мөфтиятнең иң зур һәм әһәмиятле чаралары рәтендә Равил хәзрәт быел 25 май көнне «Казан Арена» стадионында рекордлы санда катнашучыларны җыйган VII Республика ифтарын атады. Чарада төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, Иран, Төркия һәм Казахстанның Казандагы илчеләре һәм генераль консуллары, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләр һ.б.лар катнашты. Моннан тыш, Рамазан ае дәвамында республика мәчетләрендә ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрне, сәламәтлекләре чикле кешеләрне ашату максатыннан, ифтарлар узды, дип искәртте ул. Казан буенча гына да ифтарлар 40 мәчеттә үтте. Аларга теләге булган һәркем керә алды – мәҗлесләр һәркем өчен ачык иде. Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен ифтарлар, тематик һәм хәйрия ифтарлары үткәрде. Татарстанның барлык колонияләрендә дә көн саен ифтарлар оештырылды, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен режим кертелде, бәйрәм намазлары үткәрелде. Республикада мөхтәсибәтләр көче белән мөселман зиратлары һәм мәчетләре тәртипкә китерелде. 6 майдан «Ярдәм» мәчетендә күрмәүче мөселманнар өчен махсус курслар эшләде.

– Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин районнарны йөреп чыкты һәм республиканың Бөгелмә, Баулы, Актаныш, Түбән Кама, Норлат, Аксубай, Чүпрәле кебек ерак почмакларында, шулай ук Питрәч, Арча, Казанда яшәүче мөселманнар белән очрашты. Моннан тыш, быел Рамазан аенда Татарстанда өч яңа мәчет үз ишекләрен ачты: Норлат районында – “Миңнегөл”, Баулы районында – “Нур” мәчете, Актаныш районында – “Наил” мәчете.

Рамазанның Коръән ае булуын һәм бу айда Каләм Шәрифне хәтем кылу Сөннәт саналуын искәртеп, мөфти киңәшчесе: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чакыруы буенча Төркиядән килгән 11 Коръән-хафиз Апас, Саба, Балтач, Кукмара, Балтач, Лаеш, Буа, Әлмәт, Чирмешән, Яшел Үзән районнары, шулай ук Казан шәһәре мәчетләрендә тәравих намазларында Коръән хәтем кылды”, - дип билгеләп үтте.

Видеокүпер барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова мөфтият тарафыннан Рамазан дәвамында гамәлгә ашырылган хәйрия чаралары турында сөйләп узды. Аерым алганда, мөбарәк Рамазан аеның беренче көнендә Казанда традицион “Татлы Рамазан” акциясе үткәрелде. Әлеге акция барышында "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә утыздан артык волонтер “барлык айлар солтаны”ның төп символы булган хөрмә җимешен өләште һәм Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләде, алдан әзерләнгән Рамазан буклетларын таратты, диде спикер. 

 – Рамазан аеның беренче көненнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Татарстанда “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны башланды, аның кысаларында нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды канаты астындагы 3 авыру сабыйны дәвалуга акча җыю иълан ителде. Халыкның акциядә актив катнашуы һәм мөселман өммәте тарафыннан күрсәтелгән бердәмлек нәтиҗәсендә, матди ярдәм хәтта кирәгеннән артык күләмдә килеп иреште. Нәтиҗәдә, барлыгы 900 мең сумнан артык акча җыелды. Шуңа күрә ярдәм 3 түгел, 10 балага  күрсәтелде. Моннан тыш, акциядән кала да, фонд тарафыннан 5 сабыйны дәваларлык өстәмә рәвештә 300 мең сумнан артык күләмдә акча җәлеп ителде. Шул рәвешле, гомумән алганда, Рамазан ае вакытында нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 15 баланы тернәкләндерүгә акча җыюга иреште,  – дип сөйләде Айгөл ханым. Ул китергән мәгълүматка караганда, Рамазан ае дәвамында "Зәкят" фонды Казанның азкеремле 900 гаиләсен 5,5 тоннадан артык азык-төлек белән дә тәэмин иткән. Фонд шулай ук аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә балалар коляскалары тапшырган. “Зәкят” хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар тарафыннан кулланылышта булган, әмма яхшы сакланган 20ләп коляска бирелгән. Арбаларның барысы да ялгыз, күп балалы һәм үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләргә бүләк ителде. Алар Казанда гына түгел, Татарстан һәм Чуашстан районнарында яшиләр. ТР Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге тарафыннан республиканың барлык мөхтәсибәтләренә Ураза бәйрәме һәм Балаларны яклау көне уңаеннан мохтаҗларга өләшү өчен җәйге сезонга балалар киеме комплектлары тапшырылган.

Чыгышын тәмамлап, Айгөл ханым ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан Ураза бәйрәме уңаеннан оештырылган чаралар турында да әйтеп узды. Ул искәртеп үткәнчә, Казанда Рамазан гаете уңаеннан төп гаилә бәйрәме - «Рамазан Фест» башкаланың башкаланың М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узды. Чараны Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Рамазан гаетен Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә зурлап билгеләп үттеләр. Республиканың Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Сарман, Бөгелмә, Мамадыш, Минзәлә, Кукмара һәм башка районнарында шулай ук балалар һәм гаилә бәйрәмнәре уздырылды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы