2019 елның 14 июлендә Балтач районы Бөрбаш авылында уникенче тапкыр Республика мөселман балалар сабан туе узачак. Әлеге традицион чара Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырыла. Балалар өчен дип аталса да, бәйрәмне күрергә теләп, республика хөкүмәте вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән күп санлы кунаклар килә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар – яулыктан булачак. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – чарага җыелган халыкның бергәләшеп, мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.
Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укувы, мөнәҗәт әйтүе, шигырь сөйләве белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында сабыйлар өчен төрле уеннар, ярышлар, нәниләрне рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар оештыру каралган. Кул көрәше, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, тәңкә җыю, чүлмәк вату, таяк тартышу, әтәч тоту, туры баганага менү, утын кисү, йөгерү, әйбер кисү кебек уеннар булачак. Һәр Сабан туеның бизәге, әлбәттә – милли көрәш. Быел Республика мөселман балалар сабан туенда 2001 елда һәм 2001 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 5 авырлык категориясендә бил алышачак – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак. Абсолют батырга скутер тапшырылачак. Скутер иясен үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләү күздә тотыла. Моннан тыш, көрәштә I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия биреләчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Мөселман балалар сабан туе шулай ук 4 августта Мамадышта узачак.