Игътибар! Хәзер «Оедым мин ошбу имамга…» конкурсына эшләрне дистанцион рәвештә җибәрергә була

13 июнь 2019 ел 10:58
Игътибар! Хәзер «Оедым мин ошбу имамга…» конкурсына эшләрне дистанцион рәвештә җибәрергә була

Журналистлар өчен “Оедым мин ошбу имамга...” конкурсына материаллар кабул итү дәвам итә. Массакүләм мәгълүмат чараларының күп санлы үтенечләре буенча хәзер иҗади эшләрне дистанцион рәвештә – Albina.Zhavdatovna@tatar.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Гаризаларны шулай ук Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38 йорт адресы буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә китереп бирергә була. Кабул итү вакыты – 2019 елның 1 июленә кадәр.

Конкурс җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре киләсе номинацияләрдә бәяләнәчәк: "Иң яхшы телевизион материал", "Иң яхшы радиорепортаж", "Басма чарада иң яхшы язма", "Иң яхшы интернет-язма", "Иң яхшы фото/видеоретортаж". Һәр номинациядә бер җиңүче һәм призерлар (2,3 урын) билгеләнәчәк - аларга дипломнар һәм АКЧАЛАТА ПРЕМИЯЛӘР тапшырылачак.  "Иң яхшы фото/видорепортаж" номинациясендә бер җиңүчене билгеләү күздә тотыла. 

Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Шунысы үзенчәлекле, бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин.

Катнашып калырга ашыгыгыз, дуслар!

Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы