Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Ислам мәдәнияте нигезләрен укыту мәсьәләләре турында фикер алышты

13 июнь 2019 ел 18:00
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Ислам мәдәнияте нигезләрен укыту мәсьәләләре турында фикер алышты

Бүген, Шәүвәл аеның 10-нчы көнендә, X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Татарстан Фәннәр академиясендә “Мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләре” дигән темага фикер алышты. Бәхәс мәйданчыгының модераторы ролендә Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Рәфикъ хәзрәт билгеләп узганча, татарны татар буларак формалаштыруда ислам дине төп факторларның берсе булып тора: “Халкыбызны элек-электән дин саклап килгән. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, бүген татарларның 80 проценты үзләрен мөселман дип саный”, – диде ул һәм балаларга дини-әхлакый тәрбия бирүне кече яшьтән башларга кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Сөйләшү барышында шунысын билгеләп үттеләр: 2012 елда Россия күләмендә мәктәпләрдә дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре (Основы религиозных культур и светской этики – ОРКСЭ) фәне кертелде. Укучыларның әти-әниләре тәкъдим ителгән 6 модульнең берсен сайлап алу хокукына ия: “Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре” (Основы мировых религиозных культур), “Православие мәдәнияте нигезләре” (Основы православной культуры), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (Основы исламской культуры)”, “Яһүд мәдәнияте нигезләре” (Основы иудейской культуры), “Будда мәдәнияте нигезләре” (Основы буддийской культуры) һәм “Дөньяви этика нигезләре” (Основы светской этики).

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүген мәктәпләрдә балаларны дини яктан тәрбияләү өчен зур булмаса да, мөмкинлекләр бирелә һәм алардан файдаланырга омтылырга кирәк. Ул балаларга Ислам мәдәнияте нигезләрен укытуга аерым тукталып, бу мәсьәләнең шактый катлаулы булуын әйтте. Россия төбәкләрендә исә проблемалар тагын да күбрәк.

– Иң беренче чиратта, балаларга диннең асылын дөрес аңлатып бирердәй мөгаллимнәрнең булуы шарт. Дәреслекләрнең, укытучылар өчен өстәмә методик ярдәмлекләрнең бүгенге заман таләпләренә туры килүе,  җитәрлек күләмдә булуы да бик мөһим. Бу – мәктәпләрнең бурычы гына түгел, ә фәнни һәм дини җәмәгатьчелекнең дә бурычы.

Рәфикъ хәзрәт әлеге проблемаларны исәпкә алып, 2017 елда Ислам мәгарифе советы каршында Гомумбелем бирү мәктәпләрендә ислам мәдәнияте нигезләре буенча ресурс-методик үзәккә нигез салынуын искәртеп узды.  Әлеге үзәк Россия төбәкләрендә Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре фәненең Ислам мәдәнияте нигезләре модуле буенча белем бирү укытучыларга методик ярдәм күрсәтүне күз уңында тота.

Ижевск Үзәк мәчете мәхәлләсе рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Гатауллин сүзләренә караганда, Удмуртиядә Ислам мәдәнияте нигезләре зур кызыксыну уятмаган. Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре фәнен 16 мең бала өйрәнә, шуларның 18е генә Ислам мәдәнияте нигезләре модулен сайлаган.

Моның сәбәпләре берничә – әлеге модуль буенча белем бирү укытучылардан махсус әзерлек таләп итә,  укыту-методик әсбаплар кытлыгы да үзен сиздерә.

Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, Удмуртия мәктәпләрендә Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре фәне кысаларында республикада укучыларны әти-әниләр рөхсәте белән мәчетләр, чиркәүләр белән таныштыру, гыйбадәт йортларына экскурсияләр оештыру тәҗрибәсе гамәлгә ашырыла.

Чувашия Республикасы Батыр районы Татар Согыты урта мәктәбе директоры Гөлнур Сабитова билгеләп узганча, Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре” фәнен укытучылар бик теләп укыта. Әмма ул республикада педагоглар өчен квалификация курслары оештырылмавы уңаеннан үкенеч белдерде.

- Әлбәттә, мәктәптә турыдан-туры дин укыту, дин әһелләренең дәрес бирүе тыелган. Әмма дин белгечләрен укытучылар янына очрашуга чакырырга рөхсәт ителә. Бу тәҗрибәне дә файдалану кирәк, - диде ул. 

Шул ук вакытта Гөлнур ханым мәктәп үзе генә берни дә эшли алмый, дини-әхлакый тәрбиягә нигез гаиләдә салынырга тиеш, дип саный.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы