Бүген, Шәүвәл аеның 22 нче көнендә, Болгар ислам академиясенең чираттагы Гыйльми совет утырышы узды. Киңәшмә эшендә Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов (ул шул ук вакытта Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе дә) һәм мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты. Утырышта катнашучылар арасында шулай ук Болгар ислам академиясе ректоры, Гыйльми совет рәисе Данияр Абдрахманов, академиянең профессор-мөгаллимнәр составы бар иде.
Утырышның көн тәртибендә академия базасында ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертацияләр яклау буенча академия базасында Совет төзү һәм шуның буенча нигезләмәне раслау мәсьәләләре, шулай ук докторантлар әзерләүнең индивидуаль уку планы һәм докторантларның фәнни-тикшеренү практикасы турында сөйләшү узды. Шулай ук утырышта катнашучыларга уку планына яңа фәннәр кертүгә караган документлар тәкъдим ителде. Моннан тыш, Гыйльми совет кысаларында академияне тәмамлаучыларны дини оешмаларга, уку йортларына, Россиянең дәүләт һәм иҗтимагый структураларына эшкә урнашуда ярдәм күрсәтүдә БИАны гамәлгә куючыларның хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре каралды. Очрашу ахырында XII гасыр болгар галиме Сөләйман бин Дауд ас-Саксининың кульязма әсәрләрен академик басмага әзерләү барышы хакында мәгълүмат җиткерелде.