Бүген, Шәүвәл аеның 23нче көнендә, Башкортостан Республикасының элекке мөфтие Нурмөхәммәд хәзрәт Нигъмәтуллин озак авырудан соң бу дөньядан китеп барган. Кайгылы хәбәр килеп ирешү белән, Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмдагы рәсми битендә хәзрәтнең якыннарының ачы хисләрен уртаклашты:
"Россия өммәте олы югалту кичерде - бүген иртә белән Башкортостан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең элекке рәисе Нурмөхәммәд хәзрәт Нигъмәтуллин безнең арадан китеп барган. Озак еллар дәвамында Башкортостан мөфтиятен намуслы җитәкләп, ул шушы төбәк өммәтенең үсешенә саллы өлеш кертә, хезмәтен ислам өчен җан атып башкара. Аның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе мөселман җәмгыятенә әле күп файда китерә алыр иде. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының, башкорт кардәшләрнең тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларын гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм".