29 май Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында мәчет манарасына ай кую тантанасы булып узды. Бу чарага авыл мөселманнары һәм мөхтәрәм кунаклар да килгән иде: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һ.б..
Әлеге чара барышында бер-бер артлы күркәм чыгышлар ясалды. Әдәмсә авылы имамы Исмәгыйль хәзрәт сүз алды. Ул барлык мәшәкатьләрен калдырып, мәчет төзелешенә булышырга килүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, дип теләде. Ә Илгиз хәзрәт Әшрәпов мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Күңел кушуы буенча авыр, җаваплы эшкә алынып, мәчет төзүчеләргә Аллаһы ярдәмен һәм әҗер-савабын бирсен.
Тантанага бик күп кеше җыелган иде. Ерактан балкып торган мәчет манарасы бик күп еллар мөселманнарны Аллаһы йортына чакырып, үзенә җәлеп итеп торсын дигән теләктә калабыз.