Казан мәчетләрен видеокүзәтү системалары белән тәэмин итү мәсьәләсе киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяту сәбәпле, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез:
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте Казан мәчетләрендә мәхәллә кешеләренең иминлеген көчәйтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен төрле чаралар күрә. Бу максаттан халык күпләп җыела торган урын булып саналган мөселман гыйбадәтханәләре биналарында видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Алар мәчетләрнең әйләнә-тирәләрен һәм эчке биналарын күздән үткәрүне гамәлгә ашырырга һәм кирәк чакта, мәхәллә кешеләренә куркыныч янаганда, шулай ук төрле хокук бозу очраклары килеп чыкканда оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк. Мәчетләрдә видеокамераларның булуын профилактика чарасы дип бәялибез: хокук бозучылар, кагыйдә буларак, видеокамералар белән каралучы территориягә бәреп кермиләр. Шулай итеп, урлашу яки террорчылык актлары кылу куркынычы кимиячәк.
“Имин шәһәр” программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган Диния Нәзарәтенең әлеге башлангычы Казанның барлык имам-мөхтәсибләре тарафыннан хуплау тапты. Ул мәхәллә кешеләренең мәнфәгатьләрен күздә тота һәм аларның шәхси тормышларының кагылгысызлыгын һәм конституцион хокукларны бозмый, чөнки шәхси мәгълүматларны таратуны күздә тотмый.
Шунысы да мөһим: видеокүзәтү алып бару тәҗрибәсе шәхси һәм муниципаль учреждениеләрдә, бигрәк тә балалар бакчаларында, мәгариф, мәдәният һәм социаль учреждениеләрдә, төрле биналар һәм урам территорияләрендә, административ биналарда, авто- һәм тимер юл вокзалларында һәм аэропортларда уңышлы кулланылып килә.