Тимер юл фаҗигасе: хәзер Озодбекка протезлар кирәк

04 июль 2019 ел 11:37
Тимер юл фаҗигасе: хәзер Озодбекка протезлар кирәк

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына 10 яшьлек улына ярдәм сорап Замирә ханым Мурадова мөрәҗәгать итте. Кояшлы Сәмаркандтан шаян-шук малай мәктәпкә үз аякларында барырга хыяллана, тик Озодбек алардан 6 ел элек коточкыч фаҗига аркасында мәхрүм кала…

Замирә ханым ирен югалткан көнне һәм чүттән генә улын югалтмаган вакытны беркайчан да онытмаячак. Ул чакта гаилә Мәскәү өлкәсенең Быково бистәсендә көн күрә. Ул вакытта Атабек эштән кайта һәм ипи сатып алып керергә уйлый. Хатыны йөклелекнең соңгы аенда була һәм тагын өч бала белән өйдә кала. Озодбекка нибары 4 яшь була, шулай булуга да карамастан ул велосипедта йөри белә. Бала әтисе артыннан китәргә була. Юл тимер юл рельслары аша үтә... Фаҗига килеп чыга һәм бала зыян күрә. Улы поезд астына эләгүен күргән әти кеше фаҗигане кичерә алмый һәм ул шунда ук һәлакәт урынында вафат була.

Авыр тән җәрәхәтләре белән сабыйны реанимация бүлегенә озаталар, анда ул берничә көн дәвамында комада була. Бәхеткә, табиблар Озодбекның гомерен саклап кала, тик моның өчен аларга баланың ике аягын да кисәргә туры килгән…

Замирә ханым ике бала белән туган ягына – Үзбәкстанга китә һәм ирен соңгы юлга озата. Ул Атабекны җирли, ә берничә көннән бала таба. Аңа яңа туган сабыйны туганнары белән калдырырга һәм улын карарга хастаханәгә кайтырга туры килә…

Шул вакыттан бирле бик күп вакыт үтте. Озодбек Сәмәркандтә яши, V сыйныфта укый. Коточкыч фаҗига булуга карамастан, малайның ихтыяр көче һәм ныклыгы искитмәле! Ул бер генә секунд та урында тик утырмый: спорт уеннарын ярата, кул көрәше белән шөгыльләнә. Өстәвенә, шаян-шук Озодбек – яхшы укучы: аның көндәлегендә бары дүртле һәм бишле билгеләре генә. Аңа бигрәк тә математика һәм физкультура ошый.

Озодбек бик тиз үсә, аның протезлары да кечерәя. Ул яңа протезлар алырга ниятли һәм тизрәк мәктәпкә барырга хыяллана. Салына торган протезларның гомуми бәясе 917 100 сумны тәшкил итә. Ялгыз әнинең 4 баласы бар һәм анда, әлбәттә, андый акча юк.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды кирәкле суммадан 400 000 сум күләмендә акча җыю турында игълан итә. Ярдәм күрсәтү өчен әлеге сылтама буенча узарга кирәк:

https://dobro.mail.ru/projects/pust-ozodbek-pojdet-v-shkolu-na-novyih-protezah/

Уң яктагы “Я ХОЧУ ПОМОЧЬ” бүлегенә басабыз.

Алга таба кирәкле сумманы күрсәтәбез.

Түләү ысулын сайлыйбыз:

  • КАРТА БЕЛӘН
  • МОБИЛЬ ЭЛЕМТӘ СЧЕТЫННАН
  • ЭЛЕКТРОН АКЧА БЕЛӘН

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Яшермә, ул чагында Аллаһы (сиңа бүләк итәргә мөмкин булган әйберләрне) шулай ук яшерер, үз мөмкинлекләреңә карап (Аллаһы юлында) юмарт бул”.

Аллаһы Тәгалә сезнең изге гамәлләрегезне кабул итсә иде!

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы