Бөгелмә һәм Бөгелмә районы имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырдылар

04 июль 2019 ел 17:21
Бөгелмә һәм Бөгелмә районы имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырдылар

Карабаш бистәсе үзәк мәчетендә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган имамнар җыелышы булып узды. Чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, шәһәр һәм район имамнары катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән имамнарга сәламләү сүзе белән Равил хәзрәт Зөфәров мөрәҗәгать итте һәм егерме имамга дини эшчәнлек алып бару хокукы бирүче төп документ – шәһадәтнамәләрне тапшырды. Шулай ук дин әһелләре җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, эш буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Җыелыш ахырында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов имамнарга рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде. Чара Коръән һәм дога уку белән тәмамлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы