Бүген, Зөлкагдә аеның 2 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубайның “Серв” бизнес-компанияләр челтәре җитәкчесе Римадуд-дин Кред белән очрашты.
Күчемсез милек өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган бу оешма җитәкчесе Татарстанда төрле дини биналар, шул исәптән хәйрия йортлары төзү мөмкинлеләрен өйрәнә. Мөхтәрәм кунак, мөфти хәзрәт белән Казанда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләренең күчемсез милек буенча инвестиция форумын уздыруда теләктәшлек күрсәтү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Римадуд-дин Кред форумның төп максатларыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләре, бизнесменнар һәм Россия инвесторлары арасында мөмкин булган хезмәттәшлек юлларын өйрәнүне атады: “Әлеге чараның төп юнәлешләренең берсе – компанияләр арасында хезмәттәшлекне үстерү, шул сәбәпле форумда катнашучыларны Татарстан Республикасының инвестицион һәм туристик юнәлешләре белән таныштыруны да күздә тотабыз”, – дип мөрәҗәгать итте.
Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакка чакыру өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлеккә нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырган китапларны бүләк итте.