Мөфти Дубай кунагы белән әңгәмә корды

05 июль 2019 ел 14:09
Мөфти Дубай кунагы белән әңгәмә корды

Бүген, Зөлкагдә аеның 2 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубайның “Серв” бизнес-компанияләр челтәре җитәкчесе Римадуд-дин Кред белән очрашты.

Күчемсез милек өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган бу оешма җитәкчесе Татарстанда төрле дини биналар, шул исәптән хәйрия йортлары төзү мөмкинлеләрен өйрәнә. Мөхтәрәм кунак, мөфти хәзрәт белән Казанда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләренең күчемсез милек буенча инвестиция форумын уздыруда теләктәшлек күрсәтү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Римадуд-дин Кред форумның төп максатларыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләре, бизнесменнар һәм Россия инвесторлары арасында мөмкин булган хезмәттәшлек юлларын өйрәнүне атады: “Әлеге чараның төп юнәлешләренең берсе – компанияләр арасында хезмәттәшлекне үстерү, шул сәбәпле форумда катнашучыларны Татарстан Республикасының инвестицион һәм туристик юнәлешләре белән таныштыруны да күздә тотабыз”, – дип мөрәҗәгать итте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакка чакыру өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлеккә нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырган китапларны бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы