Татарстан мөфтие Пенза өлкәсенә эшлекле сәфәр кылды

07 июль 2019 ел 23:15
Татарстан мөфтие Пенза өлкәсенә эшлекле сәфәр кылды

Якшәмбе, Зөлкагдә аеның 4-нче көнендә, Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Пенза өлкәсенә губернатор Иван Белозерцев чакыруы буенча эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул өлкә сабантуенда катнашды һәм Пензаның үзәк Җәмигъ мәчетен кереп чыкты. 

Сәфәр сабантуйда милләттәшләрне сәламләүдән башланып китте. Татарстанны тәкъдим итүче делегация составында шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Бөгелмә мэры Линар Закиров, Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм башкалар бар иде.

Кардәшләргә һәм сабантуй кунакларына үзенең сәламләү чыгышын Камил хәзрәт татарча әйтте һәм татар дин галиме, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен искә алды: "Өч әйбер диндә булмаса да, алар динне саклый. Болар: милли тел, милли кием һәм милли гореф”. Мөфти хәзрәтләре сабантуйның татар халкының иң күркәм сыйфатларның берсен - хезмәт сөючәнлекне гәүдәләндерүче, бер мәйданга меңләгән милләттәшне җыючы һәм татар сөйләмен ишетү мөмкинлеген бирүче татар йоласы икәнен искәртеп китте.  

Өйлә намазы вакыты җитү белән Камил хәзрәт Пензаның үзәк Җәмигъ мәчетенә юл тотты. 1881 елда төзелгән бу борынгы мәчет - Пензада әлегә бердәнбер, әмма өлкә өммәте яңа мәчетнең төзелеше тәмамлануын да көтә. Килгән рәттән, Татарстан мөселманнары исеменнән мөфти мәчет мәхәлләсенә Татарстан Диния Нәзарәте бастырган дини әбәдиятны - Коръән басмаларын, Ислам дине нигезләре, фикһ, гакыйдә буенча китаплар бүләк итеп калдырды. 

Рenza-post.ru порталы фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы