Казыйлар корбан нисабын һәм гает намазының вакытын билгеләделәр

08 июль 2019 ел 14:15
Казыйлар корбан нисабын һәм гает намазының вакытын билгеләделәр

Бүген, зөлкагдә аеның 5 нче көнендә, нәзарәттә Казыйлар шурасының киңәйтелгән җыелышы үтте. Утырышта барлык төбәк казыйлары, мөфтиятнең җитәкчелек вәкилләре катнашты, мөхтәсибләр. Казыйларның игътибар үзәгендә төп мәсьәлә буларак Корбан бәйрәменең гает намазы вакытын һәм корбан нисабын билгеләү торды.

Билгеле булганча, Корбан гаете көне Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 2019 елның 11 августында булачак.  Татарстан казыйларының бердәм фикере буенча, бу көнне корбан чалырга өлгермәүчеләр 12 һәм 13 нче август көннәрендә шулай ук корбанлыкларын бугазлый алалар. Бүгенге утырышта корбан нисабының күләме дә тәгаенләнде: барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш 20 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу мәҗбүри.

Бәйрәм намазы 11 нче августта Казан шәһәрендә 4.30 сәгатьтә укылачак. Бәйрәм вәгазен иртәнге 4.00-тә башлау тәкъдим ителә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.

Казанда 19 урында корбан чалу оештырылачак – аларның төгәл адреслары һәм телефон номерлары белән исемлек соңрак хәбәр ителәчәк. Башка еллардагы матур гадәт буенча, балалар өчен бәйрәм чаралары мәчет каршындагы мәйданчыкларда, район-шәһәр паркларында дәвам итәчәк. Алар гает көннәрендә уздырылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы