Мөфтияттә Аксакаллар шурасы утырышы узды

10 июль 2019 ел 12:52
Мөфтияттә Аксакаллар шурасы утырышы узды

Бүген, Зөлкагдә аеның 7 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Аксакаллар шурасының чираттагы утырышы узды. Утырыш шура башлыгы Айрат хәзрәт Әюпов рәислегендә узды.

Традиция буенча киңәшмә эше Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Аннары аксакаллар агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышуга күчтеләр. Шулай итеп, киңәшмә кысаларында аксакаллар тарафыннан татар халкының үсеш стратегиясен эшләүчеләргә Ислам ролен көчәйтү үтенече белән мөрәҗәгать итү нәтиҗәләре буенча эш анализланды. Шул ук вакытта аксакаллар татар милли үзенчәлекләрен саклау юнәлешендә алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, ел саен үткәрелә торган гомумреспублика ата-аналар җыелышында катнашу һәм әлеге мәсьәлә буенча ата-аналар белән профилактик эш алып бару кирәклеген ассызыклап уздылар. Моннан тыш, аксакаллар республика мәктәпләрендә әхлак дәресләре кертү тәкъдиме белән чыгыш ясадылар – белем бирү учреждениеләре ягыннан ярдәм булган очракта, әлеге башлангыч ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланырга мөмкин. Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә алда торган Корбан бәйрәменә кагылышлы иде. Айрат хәзрәт Әюпов билгеләп үткәнчә, совет әгъзалары мөхтәсибләргә бәйрәм үткәрүдә ярдәм итәргә тиеш.

Аксакаллар шурасы – Диния Нәзарәтенең консультатив органы. Киңәшче ролен башкаручы, күпьеллык тормыш һәм профессиональ тәҗрибәгә ия булган аксакаллар ТР мөфтиенә вәкаләтләрен нәтиҗәле башкарырга, республикадагы рухи потенциалны һәм әхлакый нигезләрне камилләштерүдә ярдәм итәләр һәм ТР МДН җитәкчесенең аерым махсус йөкләмәләрен башкаралар. Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы төрле өлкәләргә кагылышлы күптөрле мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша: әхлаксызлыкка каршы җәмәгатьчелек алдында җитди кисәтү белдерүдән алып җәмгыятьтә мөселманнарның хокукларын яклау мәсьәләләренә кадәр. Күпьеллык тормыш тәҗрибәсенә һәм һөнәри осталыкка ия аксакаллар 2018 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә вәкаләтләрне нәтиҗәле гамәлгә ашыруда, шулай ук җәмәгать урыннарында һәм мәктәпләрдә килеп туган конфессияара бәхәсләрне уңай хәл итүдә ярдәм күрсәтте. Аксакаллар берничә тапкыр судка кадәрге тикшерүләрдә һәм низагларны хәл иткәндә чыгыш ясады, Татарстанда ислам принципларын һәм нормаларын пропагандалау һәм үтәү буенча эш башкарды. Аксакаллар шурасы катнашында мөселман җәмәгатьчелегенең теге яки бу мөһим мәсьәләләр буенча республика җитәкчелегенә нигезле һәм эзлекле рәвештә өметләре җиткерелде. Шул исәптә: татар телендә укыта алучы педагогик кадрлар, татар телендә балалар өчен телевизион контент булдыру, Казанда Җәмигъ мәчете төзү, республика зиратларын тәртипкә китерү, мәктәпләрдә укыту программалары эчтәлеген әхлакый яктан көчәйтү, татар мәктәпләрен ачу һ.б.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы