Татарстан мөфтие Әхмәт Садыйк Доган белән саубуллашты

12 июль 2019 ел 14:05
Татарстан мөфтие Әхмәт Садыйк Доган белән саубуллашты

Бүген, Зөлкагдә аеның 9 нчы көнендә, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән саубуллашу очрашуына килде.

Татарстан мөфтие  Әхмәт Садыйк Доганның Генераль консул вазифасындагы эшчәнлеген югары бәяләде. “Сезнең белән ике елга якын бергәләп иңгә-иң куеп эшләдек, күп чараларда катнаштык. Һәрвакытта безгә ярдәм иттегез, чакыруларны кабул итеп, мөфтиятебез тарафыннан үткәрелгән бәйрәмнәрдә, конференцияләрдә, форумнарда катнаштыгыз. Күпләгән вакыйгалардан алган истәлекләр, хатирәләрне күңелебездә озак еллар дәвамында сакларбыз, – дип билгеләп узды Камил хәзрәт. – Республикабызның Төркия белән мөнәсәбәтләре ныгу, багланышларның көчәюе дәвамлы булсын! Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, Әхмәт бәй! Бездә гомер кичерүче төрки халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуда сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур”.

Үз чиратында, Төркиянең Казандагы Генераль консулы шулай ук Мөфти хәзрәтләренә тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул мөфтият тарафыннан оештырылган һәм күпчелек очракта шәхсән үзе катнашкан, мөселманнар һәм республика өммәте тормышында зур урын тоткан чаралар – Республикакүләм ифтар, Изге Болгар җыены, Мәүлид бәйрәме, татар галимнәренең мирасын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәлләр, конференцияләр һ.б. барысы да ихластан һәм югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде. Киләчәктә дә мөфтиятнең үз юнәлешләре буенча уңышлы эшләвен теләде. Истәлек бүләге итеп Әхмәт Садыйк Доган Камил хәзрәт Сәмигуллинга Мәүләнә Җәләлетдин Руминың рус телендә нәшер ителгән 6 томлык “Мәснәви” җыентыгын бүләк итте.

Мөхтәрәм кунак очрашудан соң Казанның Галиев мәчетендә җомга намазында катнашты. Мөфти Камил хәзрәт Әхмәт Садыйк Доганга вакыт табып очрашуга килгәне өчен тирән ихтирамын белдерде һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы