Татарстан мөфтие Башкортстанда булган һәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклаша

15 июль 2019 ел 09:30
Татарстан мөфтие Башкортстанда булган һәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанда булган юл-транспорт һәлакәтендә якыннарын һәм туганнарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклаша: 

"Юллардан күңелсез хәбәрләр килеп иреште: Татарстан пассажирларын алып барган автобус әйләнгән. Һәлак булучылар бар.

Мин ихластан шушы авариядә туганнарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклашам һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим. Раббыбыздан аларга шифа бирүен, һәлак булучыларның якыннарына сабырлык сорап дога кылам. Аллаһ сакласын..."

Исегезгә төшерәбез: кичә Башкортстан республикасының Архангельск районында Татарстан автобусы әйләнеп капланды. Анда барлыгы 39 пассажир булган. Юл һәлакәтендә аларның алтысы һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы