Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанда булган юл-транспорт һәлакәтендә якыннарын һәм туганнарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклаша:
"Юллардан күңелсез хәбәрләр килеп иреште: Татарстан пассажирларын алып барган автобус әйләнгән. Һәлак булучылар бар.
Мин ихластан шушы авариядә туганнарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклашам һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим. Раббыбыздан аларга шифа бирүен, һәлак булучыларның якыннарына сабырлык сорап дога кылам. Аллаһ сакласын..."
Исегезгә төшерәбез: кичә Башкортстан республикасының Архангельск районында Татарстан автобусы әйләнеп капланды. Анда барлыгы 39 пассажир булган. Юл һәлакәтендә аларның алтысы һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылган.