Казан гаиләләре «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләнде

09 июль 2019 ел 10:39
Казан гаиләләре «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләнде

Кичә, Зөлкагдә аеның 5-нче көнендә,  Казанның А.С.Пушкин исемендәге рус мәдәнияте һәм теле үзәгендә 25 елдан артык бергә яшәгән һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән гаиләләр «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләнде. Чарада ТР Министрлар Кабинетының Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Казан епархиясе вәкиле Владимир атакай, Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм башкалар катнашты.

Беренче булып тантана кунакларын Гөлшат Нигъмәтуллина сәламләде. Ул гаиләнең кеше өчен җылылык, күңел тынычлыгы таба торган урын булырга тиешлен билгеләп үтте. “Казанның бәхетле гаиләләр шәһәре булуына мин бик шат. Шәһәрдә күп балалы гаиләләрнең мөмкин кадәр күбрәк булуын телим, чөнки бу – чын бәхет», – диде ул.

Татарстан мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров барлык гаиләләргә иминлек һәм бәхет теләде. «Гаилә – ул бик зур хәзинә, аның кадерен белергә кирәк. Мин һәр гаиләгә аңлашып яшәүләрен телим. Аллаһы Тәгалә һәркемгә бәхет һәм иминлек насыйп итсен», - диде ул.

Сәламләү сүзләреннән соң, Фоат һәм Фәйрүзә Галимуллиннар, Азат һәм Зөһрә Хәлимовлар, Владимир һәм Надежда Кузьминнар, Александр һәм Аида Заболотновлар, Виталий һәм Лариса Мининых, Юрий һәм Валентина Морозовлар, Олег һәм Евгений Цыбиннар, Василий һәм Энҗе Вахитовлар, Александр һәм Вера Коровиннар, Виктор һәм Ирина Ворожейкиннарга Мактау медальләре белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук Рәүф һәм Резидә Гарәфетдиновлар гаиләсе дә бар иде. Алар 31 ел бергә яши. Гаилә биш бала тәрбияләп үстергән.

Фото: Денис Гордийко

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы