Балтач районы Бөрбаш мөселман пансионатында яңа уку елына әзерлек курслары башланды

15 июль 2019 ел 15:57
Балтач районы Бөрбаш мөселман пансионатында яңа уку елына әзерлек курслары башланды

Бүген, Зөлкагдә аеның 12-нче көнендә, Балтач районы Бөрбаш авылындагы “Ярдәм” мөселман пансионатында яңа уку елына әзерлек курслары башланып китте. Кабул итү кампаниясе барышында барлыгы 40-тан артык гариза кабул ителде, бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк. Сайлап алуның беренче этабы нәтиҗәләре буенча җәйге әзерлек курсларына 16 укучы сайлап алынды. Алар арасында Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Саба, Кукмара районнарыннан, шулай ук Әстерхан, Ульяновск өлкәләреннән, Чувашстан, Башкортстан республикаларыннан балалар бар.

Әзерлек курслары кысаларында дини тәрбия бирү дәресләре, күмәк спорт уеннары оештыру каралган. Укучыларның белемнәрен тикшерү дә ниятләнә. Әйтик, бүген укучылар ислам дине нигезләре буенча биремнәр эшләде. Иртәгәдән дөньяви фәннәр буенча тестлар башлана. 20 июльдә пансионатка кабул ителәчәк укучыларның төгәл исемлеге билгеле булачак.

Пансионатка 11-14 яшьлек малайлар (V-VIII сыйныф укучылары) кабул ителә. Укырга керү өчен таләпләр: татар телендә иркен аралаша белү, татарча укый-яза белү, мәктәптә яхшы билгеләргә һәм башлангыч дини белемнәргә ия булу, намаз укый белү. 2019-2020 нче уку елында пансионатта 20 бала тәрбияләнер дип көтелә. Алар көн дәвамында Бөрбаш урта мәктәбендә укыячак. Мәктәптән соң, балалар мәчеттә дәресләр алачак һәм пансионатта яшәячәкләр. Пансионатта яшәү һәм туклану тәләүсез.

Балтач районы Бөрбаш авылында малайлар пансионаты рәсми рәвештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында 2018 елның 9 ноябрендә – Мәүлид аеның беренче көнендә ачылды. Пансионатта укучы балаларга яшәү һәм дәресләр әзерләү, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, барлыгы 750 квадрат метрны тәшкил итүче бер катлы бина түбәндәге бүлмәләрдән тора: йокы бүлмәсе, компьютер классы, уку залы, тәһарәт алу, намаз уку, душ бүлмәләре, ашханә, медицина бүлмәсе, шулай ук спорт мәйданчыгы булдырылган. Пансионат барлык кирәк-ярак яңа мебель һәм әсбаплар белән җиһазландырылган. Бина янәшәсендә мәчет һәм урта мәктәп урнашкан.

Мөселман пансионатында ир-балалар инглиз һәм гарәп телләрен, шулай ук ислам дине нигезләрен дә үзләштерәләр. Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы Җәмигь мәчете карамагындагы мәдрәсә мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре үткәрә. Яшүсмерләргә белем алу һәм укудан соң мәчеттә рухи-әхлакый тәрбия дәресләрен үзләштерү, дәрес әзерләү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган.

Шулай ук егетләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар бирелә. Алар татарча көрәш һәм хоккей, футбол белән шөгыльләнәчәк, чаңгыда йөриячәк. 

 Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында укуларын дәвам итә алачак.

2018-2019 нчы уку елында Бөрбаш малайлар пансионатында 13 бала яшәде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы