Игътибар! Иртәгә хаҗ сәфәренә багышланган Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере була

18 июль 2019 ел 09:09
Игътибар! Иртәгә хаҗ сәфәренә багышланган Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере була

Иртәгә, 19 июль көнне 10.30 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мөселманнарның Согуд Гарәбстанына изге хаҗ гыйбадәте башлануы уңаеннан Мәскәү – Симферополь – Казан видеокүпере оештырыла. WEB-конференцияне “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгы уздыра.

ММЧ вәкилләренең сорауларына өчьяклы очрашуның спикерлары - Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Татарстандагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Айдер хәзрәт Исмаилов җавап бирәчәк. 

Россиядән, шул исәптән Татарстаннан, изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә быел ничә кеше барачак? Изге җирләрдә илебез мөселманнары нәрсә сорап дога кылачак? Видеоочрашу вакытында спикерлар әлеге һәм башка мәсьәләләр турында сөйләячәк.

ММЧ өчен аккредитация 8904 768 75 84 телефоны буенча (Альбина Фәтхуллина).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы