Мөфти Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм нәзарәт арасында Килешү проекты буенча фикер алышуда катнашты

16 июль 2019 ел 15:22
Мөфти Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм нәзарәт арасында Килешү проекты буенча фикер алышуда катнашты

Бүген, Зөлкагдә аеның 13 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә булды. Биредә ул, социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов белән бергә, әлеге Идарә һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешү проекты хакында фикер алышуда катнашты. Аларны Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Хиалеев һәм әлеге идарә башлыгының дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев каршы алды.

Әңгәмә барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырды, “Хозур” нәшриятының казанышлары турында сөйләде, аерым алганда имамнарның, шул исәптән төрмәләр белән эшләүче дин әһелләренең, вәгазь сөйләү осталыкларын һәм сәләтләрен арттыруда “Шура” альманахының зур урын тотуын билгеләп үтте. “Тоткыннар белән эшләүче имамнар да вәгазь темаларын сайлаганда, төп чыганак буларак, “Шура” журналына мөрәҗәгать итә”, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.

Алга таба Татарстан мөселманнары башлыгы нәзарәтнең тоткыннар белән эшчәнлек алып бару юнәлешен җитәкләүче Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Ул әлеге юнәлеш буенча зур тырышлык куя, аның җитәкчелегендә һәрбер колониягә әзерлекле дин әһелләре беркетелде. Ныклы эшчәнлек алып баруыбыз нәтиҗәсе буларак, Татарстанның барлык төзәтү колонияләрен йөреп чыктым, мәчеткә йөрүче кардәшләребез белән очрашулар үткәрдем, вәгазь сөйләдем, аларның дини сорауларына җавап бирдем. Иртәгә тагын бер колония тоткыннары белән очрашу үткәрергә ниятлим”, – диде мөфти хәзрәт.

Аннары җитәкчеләр Килешү буенча фикер алышуга кереште. Аерым алганда, Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә төрмәләр белән эшләүче имамнар өчен квалификация күтәрү курслары оештыру мөмкинлеге турында әйтте. Очрашуда дини әдәбият турында да сүз булды.

 – Дин тотучылар тарафыннан имамнарга еш бирелә торган сорауларны тупларга кирәк дип саныйм. Дини китапларга килгәндә, төрмәләр өчен махсус китаплар әзерләп бастыру нияте дә бар. Моннан тыш, нәзарәт тарафыннан әзерләнгән татар һәм рус телләрендәге Коръән тәфсирләрен бастырганнан соң, республика төзәтү учреждениеләренә җибәрү күздә тотыла. Тоткыннарга рухи әңгәмәләр, вәгазьләр уздыру эшчәнлеге дә дәвам иттереләчәк”.

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән Татарстан мөфтияте арасында Килешү август аенда имзаланып дип көтелә. Документта, төп юнәлешләр буларак, тоткыннарга дини-әхлакый тәрбия бирү, алар арасында Ислам кыйммәтләрен тарату, төзәтү учреждениеләрендә тоткыннар белән эшләүче дин әһелләре өчен квалификация күтәрү курслары оештыру, дини әдәбият исемлеген төзү һ.б. лар билгеләнгән.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы