Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы имамнарга татар телен белүне квалификацион таләп итеп өстәргә тәкъдим итте

16 июль 2019 ел 15:59
Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы имамнарга татар телен белүне квалификацион таләп итеп өстәргә тәкъдим итте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасының чираттагы утырышында көн тәртибендәге төп сорауларның берсе буларак мөфтият компетенцияләре кысаларында татар милли үзенчәлеген саклау буенча эшчәнлек өлкәсендә чараларны көчәйтү мәсьәләсе каралды. Киңәшмәдә катнашучылар мәчетләрдә татар теле мохитен киңәйтү заруриятен ассызыклады. Алар фикеренчә, дөрес оештырылган һәм шул шартларда булдырылган табигый тел мохите мәчетләргә йөрүчеләр өчен татар телен үзләштерергә этәргеч бирәчәк. Моның өчен Аксакаллар шурасы әгъзасы Минвасил хәзрәт Шәфигуллин Татарстан имамнарына “Шаһәдатнамә” биргәндә квалификация таләпләрен тулыландыру тәкъдиме белән чыкты: татар телен белүне мәҗбүри итү. “Шәһадәтнамә” имамның ТР мөфтияте тарафыннан дини эшчәнлек алып баруга хокукын раслаучы төп документ булып тора. Татар телен белү имамнарга дини эшчәнлекне оештыру буенча гына түгел, җәмгыятьтә республикада милләтара татулыкны саклау мәсьәләсенә карата игътибар һәм кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән агарту, социаль яктан әһәмиятле, тәрбияви, балалар һәм яшьләр башлангычларын гамәлгә ашыру буенча эшне дә нәтиҗәлерәк алып барырга мөмкинлек бирә.

Аксакаллар Минвасил хәзрәт Шәфигуллинның тәкъдимен хуплап чыкты һәм бу мәсьәләне ТР мөселманнары Диния Нәзарәте Пленумында раслату өчен мөфтият Президиумы әгъзалары карамагына тапшыру турында карар кабул итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы