Мөфтият вәкилләре Мәскәүдә казыятлар эшчәнлегенә багышланган семинарда катнашты

16 июль 2019 ел 17:56
Мөфтият вәкилләре Мәскәүдә казыятлар эшчәнлегенә багышланган семинарда катнашты

Бүген, Зөлкагдә аеның 13-нче көнендә, Мәскәүдә «Хәзерге Россиядә Ислам хокукы культурасы: торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән фәнни-гамәли семинар уздырылды. Чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков катнашты. Семинар Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды тарафыннан оештырылды.

Үзәкләшкән дини оешмалар, дәүләт органнары вәкилләре һәм экспертлар катнашында узган әлеге фәнни чара кысаларында Россиядә шәригать судлары практикасы турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Җәлил хәзрәт Фазлыев казыйлар өчен бердәм кагыйдәләр кертү заруриятенә игътибарны юнәлтте һәм Россиякүләм Казыйлар шурасын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Булат хәзрәт Мөбәрәков исә Россиянең хокукый мәйданында шәригать хөкемнәрен куллану юллары, шәригать хөкемнәре чыгарганда казыйларның нинди документларга мөрәҗәгать итә алуы турында сөйләп узды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанда Казыйлар шурасы Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып барлыкка китерелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте казыятләрнең шактый нәтиҗәле системасын булдыруга иреште – ул Үзәк Россиядә иң яхшылардан санала. Казыят системасы республикабызның берлык территориясен колачлаган 7 төбәк зонасына бүленгән (Төньяк төбәк, Башкала төбәге, Төньяк-көнбатыш төбәк, Көньяк-көнбатыш төбәк, Көньяк төбәк, Көньяк-көнчыгыш төбәк, Көнчыгыш төбәге, Төньяк-көнчыгыш төбәк Кама аръягы төбәге). Бу Россия өчен уникаль эш форматы, бары тик безнең республикада гына мөселманнар белән эшләүнең шундый бербөтен системасы төзелгән.

2018 елда Казыйлар шурасы эшчәнлеге Татарстанда мөхәкимнәр системасын оештыруга юнәлтелгән мөһим башлангыч белән билгеләнде. Имам-мөхтәсибләрнең компетенцияләрен күтәрү нәтиҗәсендә, халыктан килә торган иң киң таралган бәхәсле сорауларны карау буенча квалификацияле эшчәнлек, хәзер республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә тормышка ашырыла.

Шул рәвешле, халыкка шәригать мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү процедурасы сизелерлек дәрәҗәдә гадиләште. Мөхәкимнәр системасының төптән уйланылган булуы турында мөхтәсибәтләрдә урыннарда хакимнәр-казый ярдәмчеләре тарафыннан каралган мөрәҗәгатьләрнең сан күрсәткечләре дә сөйли: барлык мөрәҗәгатьләрнең 40 проценты биредә хәл ителгән.

Шул ук вакытта Казыйлар шурасы әгъзалары 2018 елда үз эшләрен квартал саен һәм ситуацияне хәл итүгә ихтыяҗ тууга бәйле рәвештә уздырылган күчмә утырышлар форматында дәвәм иттерде. Казыйлар тарафыннан гаилә һәм никах мөнәсәбәтләренә, бизнестагы бәхәсләргә, шулай ук милекне һәм мирасны бүлүгә кагылышлы эшләр каралды. Бүген Татарстанның барлык мөэмин мөселманнары өчен казыйлар карары үтәргә мәҗбүри булган абруйлы сүз булып тора. 2018 елда Казыйлар шурасы халыктан кабул ителгән барлыгы 500 мөрәҗәгатьне карады. Моннан тыш, гаиләне саклап калу һәм икътисиди мөнәсәбәтләр буеча тагын 900-дән артык консультацияне казыйлар телефон элемтәсе аша биргән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы