Нәзарәттә Казанның корбан чалу урыннары өчен җаваплы вәкилләр җыелды

17 июль 2019 ел 09:46
Нәзарәттә Казанның корбан чалу урыннары өчен җаваплы вәкилләр җыелды

Кичә, Зөлкагдә аеның 13-нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында Казан шәһәрендә корбан чалу урыннары өчен җаваплы вәкилләр катнашында җыелыш уздырылды. Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, Казан шәһәренең Вахитов районы баш ветеринария табибы Илгиз Камалов, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе ашау-эчү гигиенасы буенча күзәтү бүлеге баш белгече Алсу Хәсьянова, Россия Эчке Эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча җәмәгатьчелек тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Йосыпов, шулай ук башкаланың барлык имам-мөхтәсибләре һәм корбан чалу гамәле башкарылачак мәчетләрнең имамнары катнашты.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Корбан чалу көннәре, тәртипләре, нисаб күләме хакында мәгълүмат бирде, шәһәр җирлегендә әлеге гамәлне башкару әдәбе һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

Казан шәһәренең Вахитов районы баш ветеринария табибы Илгиз Камалов сөйләп узганча, корбан чалу урыннарына китерелгән барлык мал-туарларның да ветеринарлардан алынган рөхсәт язулары булуы шарт, документлары булмаган эшмәкәрләр, сатучылар, фермерларның хайваннары корбан чалу урыннарына якын китерелмәячәк. Ветеринарларның тагын бер җитди таләбе – корбан чалу урыннарында кан салу өчен савытлар булдыру.

Башкалада зур корбан чалу урыннарына Алабуганың «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ заводы тарафыннан махсус контейнерлар урнаштырылачак һәм терлекчелекнең зыянлы продуктлары, алга таба эшкәртү өчен, оешманың шәхси транспорты белән Алабуга икътисадый зонасына алып кителәчәк. Корбан гаете көннәрендә әлеге контейнерларга хайваннарның биокалдыкларын җыеп барып утильләштерү иң кулай һәм экологик яктан куркынычсыз ысул булып тора. Шуңа күрә, «Сария Био-Индастрис Волга» заводы контейнерлары куелмаган урыннарда корбан чалучылар өчен дә үтенеч җиткерелде: биокалдыкларны ныклы пакетларга тутырып бәйләргә һәм «Сария Био-Индастрис Волга» заводы контейнерларына илтеп бушатырга кирәк булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы