Мөфти Казанда урнашкан 18-нче төзәтү колониясендә булды

17 июль 2019 ел 15:26
Мөфти Казанда урнашкан 18-нче төзәтү колониясендә булды

Бүген, Зөлкагдә аеның 14-нче көнендә, Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәрендә урнашкан 18-нче төзәтү колониясендәге тоткыннар белән очрашты. Очрашуда шулай ук республика мөселманнары башлыгының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, колония җитәкчелеге катнашты.

Әлеге колония Татарстанда иң кечкенәләрдән санала. Биредә тоткыннарның дини-рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлык шартлар тудырылган. Алар төзәтү учреждениесе территориясендәге “Нур” гыйбадәт бүлмәсендә намазлар укый, татар дин галимнәренең хезмәтләрен өйрәнә, Рамазан ае дәвамында уразалар тотып, авыз ачу мәҗлесләре уздыра, Коръән укучылар бәйгесе үткәрә. Очрашу алдыннан Татарстан мөфтие колониядә җәза үтәүче дин кардәшләребезнең татар рухи мирасын өйрәнүләре һәм нәшрият эше белән шөгыльләнүләрен үз күзләре белән күрде. Мисал өчен, кечкенә форматта әзерләгән дога китаплары, каллиграфиягә караган хезмәтләр Камил хәзрәттә зур кызыксыну уятты. Моннан тыш, тоткыннар тарафыннан кыска һәм аңлаешлы форматта тәһарәт алу һәм намаз уку буенча буклетлар эшләнгән, татар дин галимнәренең гыйбрәтле сүзләре диварга язылып куелган.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашуны Аллаһының бөек Китабы – Коръән-Кәрим сүзләре белән башлап җибәрде. Ул дөньядагы барлык китаплар бары бер китапны – Коръәнне аңлау өчен язылганлыгы турында искәртте һәм төрмәдә булган вакытта мөмкин кадәр күбрәк аятьләр, сүрәләр ятларга чакырды: “Сез биредә тормыш мәшәкатьләреннән азат, шуңа Коръәнне ятлау һәм укуга зур әһәмият бирегез. Мәзһәбебез Коръәнгә нигезләнә. Кайсы гына дини мәсьәләне алсак та, Коръән нәрсә эшләргә, ә Сөннәт аны ничек эшләргә икәнлекне өйрәтә. Мәсәлән, Коръән намаз укырга, ураза тотарга, зәкят бирергә, хаҗ кылырга куша, ә Сөннәт ярдәмендә без бу гамәлләрне ничек башкарырга кирәклеген беләбез. Барлык дини һәм дөньяви фәннәр дә Коръәнгә барып тоташа. Шунлыктан, Коръәнне өйрәнегез”. Камил хәзрәт нәзарәт тарафыннан әзерләнгән татар һәм рус телләрендәге Коръән тәфсирләрен бастырганнан соң, республика төзәтү учреждениеләренә җибәрү күздә тотылуын да әйтеп узды.

Очрашу, гадәттәгечә, сорау-җавап рәвешендә барды. Күп сораулар намаз уку тәртибенә кагылышлы булды, берничә кардәшебез шулай ук гарәп хәрефләрен дөрес әйтү буенча мөфтидән дәрес алды: “Гарәп авазларын бөтен кеше дә әйтә ала, сез моның өчен бар тырышлыгыгызны куярга тиешсез. Коръәнне эчтән уку – ул беркем ишетмәслек итеп пышылдап кына уку дигәнне аңлатмый, аятьләрне эчтән укыганда да сез үзегез укыганны ишетергә тиешсез”. Моннан тыш, мөфти хәзрәттән дога кылу тәртипләре турында белеште. Камил хәзрәт: “Дога ул – Аллаһыдан сорау, үтенү дигән сүз. Әлбәттә, доганы нинди телдә дә кылсаң дөрес. Безнең динебездә иң мөһиме – ният” – дип җавап бирде.

Әлеге очрашуда барлыгы утызга якын тоткын катнашты, Камил хәзрәт барлыгы дистәдән артык сорауга җавап бирде. Тоткыннар үгет-нәсыйхәт очрашуын оештыручыларга, барлык тудырылган мөмкинлекләр өчен мөфтигә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы