Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар ислам академиясе Җәйге мәктәбендә катнашучыларга лекция укыды

18 июль 2019 ел 15:14
Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар ислам академиясе Җәйге мәктәбендә катнашучыларга лекция укыды

Бүген, Зөлкагдә аеның 15-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар ислам академиясенең Җәйге мәктәбендә әзерлек узучы абитуриентлар өчен лекция уздырды.

Быел әлеге Җәйге мәктәптә Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән 70 абитуриент катнаша. Алар 23 июльгә кадәр Ислам фәннәре буенча белемнәрен тирәнәйтә, гарәп телендә сөйләм күнекмәләрен үзләштерә һәм борынгы кулъязмалар белән эшли алачак. 

Татарстан мөселманнары башлыгы үзенең чыгышында Хәнәфи мәзһәбе ысулына (усуль аль-фикх) караган актуаль мәсьәләләр турында сөйләде. Ул   Хәнәфи мәзһәбенең ысулы аятькә таянуын ассызыклап үтте.

 – Безнең мәзһәбебездә хәдис аятькә каршы төшми. Коръән безгә нәрсә эшләргә, Сөннәт моны ни рәвешле гамәлгә ашырырга кирәк булуы турында сөйли. Хәнәфи мәзһәбе буенча кайсы гына хөкемне карасак та, аларның аятьләргә нигезләнгән булуын күрәбез, – диде Камил хәзрәт. Әлеге кагыйдәне ул никах тәртипләре, сәфәрдә вакытта намаз укуга кагылышлы кайбер мисаллар белән дәлилләде. «Без, хәнәфиләр, хакыйкатьтә, сәфәр вакытында намазны кушып укымыйбыз, ул юлда туктап бер намазны вакыты чыкканчы укуны һәм икенче намазны көтеп торып аның вакыты кергәч укуны аңлата. Ә менә хаҗда вакытта намазларны кушу мәҗбүри санала, чөнки бу хаҗ гыйбадәтенә керә», – дип аңлатты мөфти. 

Алга таба Камил хәзрәт чыгышын хәнәфи мәзһәбе галимнәренең хезмәтләренә күзәтү ясау белән дәвам итте. Ул абитуриентларны галимнәрнең мирасын өйрәнергә, рухи мирасыбызны саклау өстендә тырышлык куярга чакырды, моның өчен республикабызда барлык шартлар тудырылуын әйтеп үтте. Моннан тыш, Камил хәзрәт яшьләргә гарәп телен өйрәнү һәм Коръәнне ятлау буенча үзенең киңәшләрен бирде.

Очрашуның икенче өлеше «сорау-җавап» формасында дәвам итте. Абитуриентларны ипотека, мал-мөлкәтне иминиятләштерү, мирас бүлү кебек мәсьәләләрне колачлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы