Татарстан мөфтие Болгарда VIII Мөселман яшьләре форумы делегатлары белән очрашты

18 июль 2019 ел 17:15
Татарстан мөфтие Болгарда VIII Мөселман яшьләре форумы делегатлары белән очрашты

Бүген, Зөлкагдә аеның 15-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Шәһре Болгарга сәфәре кысаларында VIII Мөселман яшьләре форумы делегатлары белән очрашты. Очрашу өйлә намазыннан соң Болгар ислам академиясендә узды. Чарада шулай ук Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, форумның остазлары – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи  катнашты.

Мөфти хәзрәт яшьләрнең форум көннәрендә белем үзләштерү һәм Коръән өйрәнү, ятлау өлкәсендәге уңышлары белән танышты. Әйтергә кирәк, быелгы форум ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында яңа төсмер алды. Бер атна дәвамында остазлар форумда катнашучы егетләргә һәм кызларга Аллаһының Китабын өйрәнү буенча кыйммәтле үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, әлеге саваплы гамәлне үзләштерү юлында рухи яктан ярдәм күрсәтте. Бүген Татарстан мөфтие катнашында узган очрашу да мөселман кешесе тормышындагы мөһим бурыч – яшьләрнең гыйлем үзләштерү өлкәсендәге тырышлыкларын бәяләү, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү, аралашу максатын күз уңында тотып оештырылды. 

Очрашу традицион рәвештә Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. 

Әлеге кичәнең «Коръән бәйрәме» дип аталуын истә тотып, мөфти хәзрәт Аллаһының бөек Китабының мөселман кешесе тормышында тоткан урыны турында сөйләде. Үз чыгышында Камил хәзрәт барлык олуг ислам галимнәренең беренче укыган һәм ятлаган китаплары Коръән булуын ассызыклап узды, яшьләргә дә әлеге юнәлештә  зур тырышлык куярга чакырды: «Дөньядагы дини һәм дөньяви фәннәрнең чыганаклары Коръәнгә тоташа. Сезгә остазлар дәрес биргәндә дә кат-кат әйтеп үткәндер: Аллаһ Китабында барлык сорауларга җавап табарга мөмкин. Әйдәгез, Пәйгамбәребез ﷺ үз нәсыйхәтендә җиткергән яшьлек, сәламәтлек, буш вакыт кебек кыйммәтләрнең кадерен белеп, Коръәнне өйрәнүгә бар көчебезне сарыф итик». 

Алга таба очрашу җанлы аралашуга күчте. Мөфти «Коръәндә «Хатыннар» сүрәсе бар, ә менә ир-атлар сүрәсе юк. Чын ир-ат ничек һәм нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?» – дип сорау бирде. Әлбәттә, бу һәм башка сорауларга форумда катнашучылар бик актив җавап кайтардылар.

Сорауларга килгәндә, яшьләр мөфти хәзрәткә төрле өлкәләргә караган сорауларын бирделәр: гаилә мөнәсәбәтләре, катнаш никахлар, финанс һәм сәүдә, сату-алу тәртипләре, әти-әнидән фатиха алу, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл иткәндә остазлар белән киңәшләшү, рухи һәм физик яктан нык булып үсүнең әһәмияте һ.б.

Форум делегатлары әлеге эчтәлекле очрашу өчен мөфти хәзрәткә һәм Диния нәзарәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Искәртеп узыйк: VIII Мөселман яшьләре форумында 100 егет һәм 100 кыз катнаша. Быел чара Россиянең төрле почмакларыннан гына түгел, хәтта дөньяның төрле илләреннән яшьләрне җыйды. Алар арасында - Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Кырым республикалары, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү,  шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан вәкилләре бар.

Делегатлар Болгарга 12 июль көнне юнәлгән иде. Алар шәһре Болгарның палаткалы шәһәрчегендә атна дәвамында белем эстәде. Иртәгә - форумның соңгы көне.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы