“Зәкят” хәйрия фонды “Без синең белән” дип исемләнгән акция игълан итә

19 июль 2019 ел 09:42
“Зәкят” хәйрия фонды “Без синең белән” дип исемләнгән акция игълан итә

Корбан гаетенә бер айдан азрак вакыт калып бара. Мөэмин мөселманнарның әлеге олуг бәйрәме алдыннан нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды дәвалану курслары узучы авыру балалар өчен “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан итә. Беренче булып матди ярдәм 13 яшьлек Морат Нәгыймовка күрсәтелә.  

Морат җитлегеп, тиешле авырлык белән дөньяга килә. Әмма туганда, сабыйның умыртка сөягенең муен бүлегенә зыян килә. Бала тудыру йортыннан чыккач, малай сәламәтлегенә бәйле төрле проблемалар кичерә. Ләкин төгәл диагнозны аңа бары 3 яшьтә генә куя алалар.

Морат акыл ягыннан зәгыйфьлек кичерә, анда умыртка баганасының деформациясе, астигматизм, тумыштан килгән нистагм. Ул бик каты баш авыртуларыннан интегә. Малай сөйләшми диярлек. Әмма логопед белән шөгыльләнә башлаганнан соң, ул беренче авазларын әйтә алган. Бу Моратның әнисен бик сөендерә.

Әти кеше гаиләне малай кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Моратның әнисе Айгөл ханымның эшкә урнашу мөмкинлеге юк, чөнки ул тәүлегенә 24 сәгать бала карарга мәҗбүр. Гаиләгә инвалидлык акчасына гына яшәргә туры килә. Моратның авырулары күптөрле булганлыктан, тернәкләнү курслары бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә малайның әнисе ярдәм сорап, мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. “Без синең белән!” хәйрия акциясе кысаларында Моратка реабилитация узу өчен 193 мең 159 сум күләмендә акча җыю игълан ителә.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Әгәр сезнең изге эштә катнашасыгыз һәм дәвалануга мохтаҗ Моратка ярдәм итәсегез килсә, 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчалар шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы