Саба районы Лесхоз бистәсендә мөселман Сабан туе узды

22 июль 2019 ел 10:57
Саба районы Лесхоз бистәсендә мөселман Сабан туе узды

Кичә, Зөлкагдә аеның 18-нче көнендә, Саба районы Лесхоз бистәсендә мөселман Сабан туе узды. Чарада татар мөселман дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, мөселман яшьләре, район халкы һәм күп санлы кунаклар катнашты.

Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган бәйрәм мәчеткә йөрүче балаларның Коръән укуы белән башланып китте. Җәмигъ мәчеткә дини тәрбия-әхлак курсларына һәм дин сабагына йөрүче кызлар Аллаһны зурлап мөнәҗәтләр башкарды.

Татарстан мөфтие исеменнән кунакларны республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. Ул Сабан туена җыелган халыкка  үзенең нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Җәлил хәзрәт әйтүенчә, әлеге дини чаралар балалар арасында Ислам кыйммәтләрен таратуның матур бер үрнәге булып тора. Чарада катнашучыларны шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сәламләде. Тантанада шулай ук үзләренең котлау-тәбрикләү сүзләрен Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, күрше районнардан – Мамадыш, Теләче районы мөхтәсибләре җиткерде.

Сабан туенда теләгән һәркем катнаша алды, төп шарт ир-атларның түбәтәйдән, хатын-кызларның озын күлмәкләрдән һәм яулыктан булуы иде.

Милли бәйрәмнең программасына Сабан туеның традицион уены – милли көрәш тә кертелгән иде. Ул балалар өчен 6 яшь категориясендә, олылар өчен 4 үлчәү категориясендә узды. Моннан тыш, 50 яшьтән узган ир-атлар һәм район-республика көрәш ярышларында батыр калган, призлы урыннар алган көрәшчеләр көч сынашты. Ахырдан җирәбә уйнатылып, абсолют батырга тәкә тапшырылды.

Шулай ук балалар өчен махсус күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Алар Коръән уку, мөнәҗәтләр әйтү бәйгесендә, кашыкка йомырка кабып йөгерү, кашык белән су ташу, күз бәйләп әйбер кисү, чүлмәк вату, кул көрәштерү, йөгерү кебек ярышларда катнашты. 1-6 яшьлек балалар өчен үрмәләү ярышы оештырылды. Моннан тыш, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше (армспорт), таяк тартышу, аркан тарту, гер күтәрү, мини-футбол ярышлары узды. Традицион ат чабышы урынына аталар чабышы оештырылды. Әти кешеләр балаларын аркаларына утыртып чапты. 

Көндезге 12.00дә бөтен халык мәйдан уртасында баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә өйлә намазы укыды. Мөселман Сабан туе 18.00гә кадәр дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы