Мөфтияттә Россия мөслимәләр берлегенең Башкортстандагы филиалы вәкилләре белән очрашу узды

22 июль 2019 ел 13:49
Мөфтияттә Россия мөслимәләр берлегенең Башкортстандагы филиалы вәкилләре  белән очрашу узды

Бүген, Зөлкагдә аеның 19 нчы көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Россия Мөселман хатын-кызлары берлегенең Башкорстандагы филиалы вәкилләре делегациясе белән очрашу узды. Башкортстан мөслимәләре берлеге рәисе Розалия ханым Халикова җитәкчелегендәге делегацияне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина кабул итте.

Үзенең эш сәфәре кысаларында Розалия ханым Халикова Россия мөслимәләр берлеге тарафыннан Башкортстанда гамәлгә ашырыла торган иҗтимагый әһәмиятле проектлар турында сөйләде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, оешманың филиаллары республиканың 30дан артык районында ачылган. Алар мәктәп балаларының җәйге ялын оештыру, халык өчен Ислам дине нигезләре һәм әхлак буенча курслар үткәрү буенча уңышлы эш алып баралар. Гаилә елы кысаларында Башкортстан мөслимәләр берлеге вәкилләре «Бәхетле гаилә – көчле дәүләт нигезе» дигән темага күчмә семинарлар үткәргән. Моннан тыш, активистлар дизайнерлар белән хезмәттәшлек итә һәм милли колоритны дресс-кодка кертү буенча эш алып бара.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, үз чиратында, мөфтиятнең гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә проблемаларын хәл итү өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик җитәкчелегендә Россия мөслимәләр берлеге һәм хатын-кызлар белән эшләү бүлеге хатын-кызларны борчыган тормышчан мәсьәләләрне хәл итү буенча җитди хезмәт башкара. Монда мөрәҗәгать итеп, гаиләдә килеп туган төрле каршылыклар һәм аерылышуга нисбәтле сорауларда хатын-кызлар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белешәләр һәм психологик ярдәм дә алалар. Берлек каршында эшләп килгән Мөслимәләрне эшкә урнаштыру Үзәгенең эшчәнлегенә дә гүзәл затлар бик мохтаҗ. Гаилә кыйммәтләрен ныгытуда да Берлекнең тырышлыклары әйтеп бетергесез. “Никах ярминкәсе”, Хәләл туй ярминкәсе, ялгыз ир-атларны һәм хатын-кызларны гаилә кору максатыннан таныштыру өчен даими рәвештә төрле очрашулар оештырыла.

Татарстан Республикасы мәчетләре каршында шулай ук Гаилә үзәкләре эшләп килә. Үзәкләрдә никах укытудан тыш, никахлашырга әзерләнгән яшьләргә, яшь гаиләләргә нәсихәтләр бирү, кризистан чыгу юлларын күрсәтү, гаиләне саклап калу чараларын күрү, психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы