Чаллыда Корбан бәйрәменә әзерлек буенча җыелыш узды

23 июль 2019 ел 09:00
Чаллыда Корбан бәйрәменә әзерлек буенча җыелыш узды

Кичә, Зөлкагдә аеның 19-нчы көнендә, Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендә урнашкан үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында Корбан бәйрәменә әзерлек буенча киңәшмә узды. Чарада Чаллы мөхтәсибәте, шәһәрнең Комсомол районы администрациясе, Эчке эшләр идарәсе, ветеринария, янгын сүндерү хезмәтләре, шәһәр транспорты предприятиесе вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында Корбан бәйрәмен уздыруга кагылышлы оештыру мәсьәләләре каралды. Мал чалганда, ветеринария-санитария таләпләрен үтәү, корбан чалу урынында тәртип һәм чисталык тәэмин итү мөһимлегенә басым ясалды.

Яр Чаллының Сидоровка бистәсендә урнашкан үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында корбан чалу йоласы быел 9 нчы тапкыр башкарылачак. Корбанлыклар белән тәэмин итүчеләр шәһәрлеләр өчен бирегә өч меңгә якын терлек алып килер дип көтелә – бу сан узган ел дәрәҗәсендә. Корбан малларының күпчелеген, гадәттәгечә, Тукай, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Сарман, Менделеевск районнарыннан алып киләчәкләр.

Яр Чаллыда Корбан гаете буенча чираттагы киңәшмәне бәйрәмгә бер атна кала уздыру ниятләнә.

Искәртеп үтик: Корбан бәйрәме быел 11 августта билгеләп үтеләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы