ТР мөфтие Бөтендөнья ислам лигасы башлыгына мактаулы доктор дәрәҗәсен бирү тантанасында катнашты

22 июль 2019 ел 19:15
ТР мөфтие Бөтендөнья ислам лигасы башлыгына мактаулы доктор дәрәҗәсен бирү тантанасында катнашты

Бүген, Зөлкагдә аеның 19-нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Бөтендөнья Ислам лигасы Генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Исага Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Мактаулы докторы (Honoris causa) дәрәҗәсен тапшыру тантанасында катнашты. Тантананың мөхтәрәм кунаклары арасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Али-Вячеслав Полосин, ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев һ.б.лар бар иде.

Шәехка фәнни дәрәҗә бирелү турында дипломны һәм мантияне Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, академик Виталий Наумкин тапшырды. Чара кысаларында республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин доктор Мөхәммәт Әл-Исаны шәхсән котлады һәм аңа киләчәктә уңышлар, яңа фәнни казанышлар теләде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның апрелендә Бөтендөнья ислам лигасы генераль секретаре Мөхәммәд бин Абдул-Кәрим Әл-Иса җитәкчелегендәге Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясе Татарстанга килде. Кунаклар Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән танышты, шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Очрашу нәтиҗәсендә Бөтендөнья ислам лигасы һәм Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кул куйды.

Моннан тыш, 2019 елның маенда республика мөселманнары башлыгы Бөтендөнья ислам лигасы чакыруы буенча Мәккәдә «Коръән һәм Сөннәт текстларында урталык һәм модерация кыйммәтләре» дип исемләнгән халыкара конференциясендә катнашты. Согуд Гарәбстанына эш сәфәре барышында Камил хәзрәт шулай ук Бөтендөнья ислам лигасы башлыгы белән очрашты. Очрашу кысаларында Согуд Гарәбстанында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең чираттагы утырышын Бөтендөнья ислам лигасы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән берлектә уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайты фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы