Мөфти Беларусь татарлары белән очрашуда татар телен өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында сөйләде

25 июль 2019 ел 15:03
Мөфти Беларусь татарлары белән очрашуда татар телен өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында сөйләде

Бүген, Зөлкагдә аеның 22-нче көнендә, Беларусь Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минск Җәмигъ мәчетендә Белоруссия татарларының «Чишмә» милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Росхезмәттәшлекнең Беларусь Республикасында вәкиллеге – Минск шәһәрендәге Россия фән һәм мәдәният үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Андрей Клинцевич, Мөселман яшьләре берлеге президенты, Казанның “Ризван” мәчете имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин катнашты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: җирле татарларның «Чишмә» милли-мәдәни берләшмәсе республикада татар телен, мәдәниятен тарату, үстерү белән актив шөгыльләнә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау буенча зур эш башкара. Оешма карамагында татар теле дәресләре алып барыла һәм төрле чаралар уңае белән мәдәни кичәләр уздырыла.

Мөфти белән очрашуга Минск һәм Слуцк шәһәрләреннән барлыгы 40-тан артык милләтәшебез килгән иде. Камил хәзрәт очрашуда катнашучыларны сәламләп, татар телен өйрәнүнең, дини мирасны, милли гореф-гадәтләрне саклауның әһәмияте турында үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Ул татар телен бөтен төрки телләргә  ачкыч тел дип атады һәм туган телнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан кадерләп саклау өчен бирелгән олуг әманәт булуын ассызыклап үтте. Татарстан мөселманнары башлыгы чыгышында шулай ук атаклы татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен китерде: “Өч нәрсә диндә юк, әмма алар динне саклый: алар – милли тел, милли кием һәм гореф-гадәт”. Алга таба Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең, мәчет һәм мәхәлләләрнең эшчәнлеге белән таныштырып узды, республикадагы дин үсеше турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда дин кушканча яшим дигәннәргә мөмкинлекләр күп, 1500дән артык мәчет бар. Мөфти шулай ук республикабызның барлык мәчетләрендә вәгазьләрнең бары татар телендә алып барылуы, нәзарәт тарафыннан татар теле курслары оештырылуы хакында әйтеп үтте.

Очрашу ахырында Татарстан мөфтие милләттәшләребезне иртәгә Җәмигъ мәчеткә җомга намазына чакырды. Биредә Камил хәзрәт мөселман кардәшләребезгә вәгазь белән мөрәҗәгать итәчәк. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы