ТР мөфтие Беларусь Республикасына сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды

25 июль 2019 ел 17:40
ТР мөфтие Беларусь Республикасына сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Белоруссиягә эш сәфәре дәвам итә. Сәфәрнең икенче көне барышында ул берничә эшлекле очрашу уздырды.

Аерым алганда, бүген, Зөлкагдә аеның 22-нче көнендә, республика мөселманнары башлыгы Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Мезенцев белән очрашты. Чарада шулай ук РФнең БРда илчелегенең киңәшче-илчесе Владимир Андреев катнашты.

Очрашу күтәренке рухта һәм бик нәтиҗәле узды. Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең исламны үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды, Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшеп, дус-тату яшәве турында сөйләде.

Үз чиратында Дмитрий Мезенцев, Россиянең Белоруссиядәге илчелеге үз вәкаләтләре кысаларында Татарстан һәм Беларусь мөфтиятләре арасында ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм саклауга һәртөрле ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Моннан тыш, бүген мөфти хәзрәт Росхезмәттәшлекнең Беларусь Республикасында вәкиллеге – Минск шәһәрендәге Россия фән һәм мәдәният үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Андрей Клинцевич белән дә очрашып аралашты. Андрей Францевич сүзләренчә, Минск шәһәрендәге Россия фән һәм мәдәният үзәге ватандашлар оешмалары, шул исәптән татарлар белән актив хезмәттәшлек итә, үз халкына катнашы барлыгын тоючы кешеләр өчен төрле уртак чаралар оештыра.

Исегезгә төшерәбез: бүген өйлә намазына кадәр Татарстан мөселманнары башлыгы Минск Җәмигъ мәчетендә Белоруссия татарларының «Чишмә» милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре белән очрашты. Ул аларга татар телен өйрәнүнең, дини мирасны, милли гореф-гадәтләрне саклауның әһәмияте турында үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде һәм милләттәшләребезне иртәгә Җәмигъ мәчеткә җомга намазына чакырды. Биредә Камил хәзрәт мөселман кардәшләребезгә вәгазь белән мөрәҗәгать итәр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы