Камил хәзрәт Сәмигуллин Минск Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

26 июль 2019 ел 16:33
Камил хәзрәт Сәмигуллин Минск Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

Бүген, Зөлкагдә аеның 23-нче көнендә, Беларусь Республикасына сәфәре кысаларында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мөфти Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович үтенече белән дин кардәшләребезгә лекция укыды, вәгазь белән мөрәҗәгать итте һәм җомга намазы укытты. Намазда меңгә якын кеше катнашты.

Үзенең вәгазен мөфти хәзрәт Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ хәдисе белән башлады: “Иң яхшы сүз – Аллаһының Сүзе”. Аннары ул Коръәннең “Мәгүн” сүрәсенә тәфсир (аңлатма) бирүгә тукталды. Әлеге сүрәдә монафикъларның намазга зур әһәмият бирмәүләре ассызыклана: “Алар намаз вакытына, рәкәгатьләр санына, аның рөкеннәренә игътибарсыз, әлеге гыйбадәтне тавык бөртек чукыган кебек башкаралар. Монафикълар – кешеләрнең үзләрен яратуларын һәм мактаганнарын гел көтеп торганга күрә һәрвакыт икейөзлеләнәләр һәм изгелек кылуны тыялар”.

Алга таба Камил хәзрәт сорау куйды: чын ир-ат нинди сыйфатларга ия була? Әлеге сорауга җавапны ул “Нур” сүрәсендәге аять ярдәмендә аңлатып бирде. “Иң беренче чиратта, ир кеше Аллаһы Тәгалә турында бервакытта да онытмый. Икенчедән, ул намазларын торгыза. Өченчедән, зәкят түли. Дүртенчедән, Кыямәт көненнән куркып яши. Бер кешедә шушы дүрт сыйфат булса, ул Раббыбыз сүзләре буенча, чын ир-ат булып саналачак”,  – диде Камил хәзрәт.

Вәгаз барышында мөфти хәзрәт Сөннәткә иярүнең әһәмиятен ассызыклады: “Әгәр дә сөннәт буенча гамәл кылсак, зур мәшәкатьләр булмаячак, афәтләр килмәячәк”. Коръәнчеләр (кораниты) сектасының зыяннары да телгә алынды.

– Әлеге дин дошманнары Коръән генә дә җитә дип әйтә. Алар сөннәт вә мәзһәбләрне кире кага һәм үзлегеннән аятьләргә мәгънә бирә. Коръән буенча гамәл кылыр өчен безгә Пәйгамбәребез ﷺ юлы – сөннәт юлы бирелгән. Намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү кебек гамәлләр турында Коръәндә әйтелә, ә Сөннәттә боларны ничек башкару кирәклеге аңлатыла. Аллаһы Тәгалә барыбызга да Пәйгамбәребез кушканча яшәүне насыйп әйләсен, – дип мөрәҗәгать итте мөфти хәзрәт.

Татарстан мөфтиенең вәгазен бар халык игътибар белән тыңлады, ул хөтбәнең гарәп өлешен көйләп укыды. Намаз төгәлләнгәч, мәхәллә активы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күмәк рәвештә фотога төште. Аннары мәчет хезмәткәрләре белән аерым очрашу үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы