ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы тапшыруларын тамашачыларга күрсәтү мөмкинлекләрен арттыра. 2019 елның июленнән Татарстан Республикасы территориясендә «Хозур ТВ»ны «Ростелеком» телевидениесе клиентлары 755-нче каналда карый ала. Телеканалның трансляциясен барлык пакетлардан файдаланучылар да карарга мөмкин. Әлеге килешүләр цифрлы хезмәт күрсәтү буенча Россиядә иң зур провайдерлардан саналган «Ростелеком» гавами акционерлык җәмгыяте белән контракт төзү нәтиҗәсендә тормышка ашты.
«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Телевизион проект, җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы, «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.
Искәртеп узыйк: “Хозур ТВ" Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды. Шушы чагыштырмача кыска вакыт аралыгында телеканал зур уңышларга иреште. Бер ел эшләү дәверендә “Хозур ТВ” тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: "Таттелеком", "Уфа-нет", "Телеком-сервис" операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була.
Бүген “Хозур ТВ”ның youtube-каналына теркәлүчеләр саны 600 меңнән артты. Шул ук вакытта "Хозур ТВ" һәм "Хозур ТВ Архив"ның youtube-каналлары колачлаган аудитория саны 100 миллионнан артык кешене тәшкил итә. "Хозур ТВ" контентында "караулар" саны – 120 меңгә якын!
“Хозур ТВ” рус һәм татар телләрендә утызга якын тапшыру эшләп чыгара, мисал өчен: "Әхлак сабаклары", "Ислам без стереотипов", "Просто о главном", "Тәфсир", "Бәрәкәтле гаилә", "Здоровье семьи", "Хәерле сәгатьтә", "Дорога к себе", "Балам-багалмам" һәм башкалар.