Бүген Казаннан изге җирләргә хаҗиларның иң зур төркеме очып китте

02 август 2019 ел 14:14
Бүген Казаннан изге җирләргә хаҗиларның иң зур төркеме очып китте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 1-нче көнендә, Казан аэропортыннан 245 кешедән торган 5 төркем хаҗ сәфәренә кузгалды. Булачак хаҗилар чартер рейсы белән турыдан-туры Казан – Җиддә маршруты буенча оча. Әлеге маршрут буенча очучылар, ихрамга керү чиген һава юлында үтү сәбәпле, Казан аэропортында ихрамга керде – ир-атлар махсус тукымадан торган япмаларны киде. Хаҗилар төркемнәре бик үзенчәлекле – төрле эшче һөнәр кешеләре, мәдрәсәләрдә, дини уку йортларында Коръән фәнен укытучылар, фән хезмәткәрләре, төрле конкурсларда, ярышларда җиңүчеләр бар. Бүген кич 245 кеше Җиддәдән соң Мәккәгә барып кунакханәләргә урнашачак һәм гомрә кылачак.

Искәртеп узыйк: Татарстан хаҗиларның соңгы төркеме Согуд Гарәбстанына 4 августта китәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы