Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә барып җитте

05 август 2019 ел 09:51
Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә барып җитте

Кичә кич Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Мәккәгә исән-имин барып җитте. 3 августтан 4-сенә каршы төндә барлыгы 98 кеше Казаннан Согуд Гарәбстанына очты. Хәерле сәфәрләр теләп, аларны республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев озатты.  Шул рәвешле, бүгенге көндә Татарстан хаҗиларының 1800-е дә хаҗ кылу өчен изге җирләрдә. 

Килеп җитү белән, аэропортта дин кардәшләребезне Татарстандагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы вәкилләре каршы алды, уңайлы кунакханә номерларына урнаштырып, кичке ашка озатты. Төркем җитәкчеләре Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин булачак хаҗиларны биредәге әдәп-әхлак кагыйдәләре, тәртипләр белән таныштырды, ихрам халәтендә булган чактагы тыюларны янә бер кат искә төшереп уздылар. Ике төркем хаҗиларга биредә кайнар ризык, соклар, ашамлыклар бирелде һәм алар төнлә  гомрә кылырга Әл-Хәрәм мәчетенә юл тоттылар. Биредә тәҗрибәле төркем җитәкчеләре белән булачак хаҗиларыбыз Кәгъбәтуллаһ тирәли сәгать теленә каршы юнәлештә 7 тапкыр әйләнеп тәваф кылдылар, аннары 2 рәкәгать намаз укыдылар, зәм-зәм суы эчтеләр, Сафа һәм Мәрва таулары арасын догалар кылып, шулай ук җиде әйләнеш ясадылар. Алга таба чәчләрен кыркып ихрам халәтеннән чыктылар һәм кунакхагә кайттылар. 

Кунакханәләрдә Татарстан хаҗиларының төркем җитәкчеләре Коръәнне хәтем итү – Изге Китапны  башыннан ахырына кадәр укып чыгуны оештырды. Алга таба хаҗиларны экскурсияләр, Мәдинәгә сәфәр һәм хаҗ кылу көтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы