Казанда бушлай чәч кистерү көне үтте

04 август 2019 ел 17:43
Казанда бушлай чәч кистерү көне үтте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 3-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, “Сакал” барбершопы белән берлектә, инвалидлар өчен бушлай чәч кистерү көне үткәрде. Чараны “Зәкят” фонды һәм хоккей җыелмасы уенчылары Эмиль Гарипов белән Альберт Яруллин оештырды. Бәйрәмдә “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле 6 яшьтән алып 42 яшькә кадәрге кешеләр катнашты. Алар ДЦП, аутизм, Даун синдромы һәм башка диагнозлардан интегә. Әлеге башлангыч кысаларында инвалидларга чәчтараш хезмәтләре бушлай күрсәтелде.

Чара фонд карамагындагы Тимур Фазлыевның Коръән аятьләре укуы белән башланып китте. Алга таба оештыручылар сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры  Булат Мәрданов сүзләренә караганда, фондта мондый акцияне беренче тапкыр оештыралар.

 «Без мохтаҗ гаиләләргә ярдәмне төрле ысуллар белән күрсәтергә тырышабыз, – дип билгеләп үтте ул. – Бу юлы Корбан бәйрәме алдыннан дин кардәшләребез Эмиль һәм Альберт ярдәме белән чәч кистерү хезмәтләрен бушлай күрсәтергә булдык. Төп максатыбыз, элеккечә үк, – физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту».

Хоккейчылар да дулкынлануларын яшермәде. Альберт Яруллин әйтүенчә, киләчәктә Фонд белән бу төр чараларны оештыруда хезмәттәшлекне дәвам итү ниятләнә:

- Барбершоп күптән түгел генә эшли башлады. Игелек – иң яхшы башлангыч. Чәч кистерү балаларга һәм аларның әти-әниләренә ошар дип ышанабыз. Бу башлангычны хуплаганнары өчен осталарыбызга рәхмәт. Бу – аларның сәдакасы. Аллаһы Тәгалә чарада катнашкан һәркемне үзенең олы рәхмәте белән бүләкләсен!  Хезмәттәшлекне дәвам итәргә өметләнәбез.

Алга таба Тимур Фазлыев кунакларны кабат үзенең чыгышы белән сөендерде: ул үзенчәлекле кешеләрнең дөньясы турында бик матур шигырь сөйләде. Әлеге сәләтле малай ДЦП һәм ретинопатиядән интегә. Бу авырудан ул күрү сәләтен югалткан.

Тагын бер үзенчәлекле сабыйның әнисе Диләрә Батырханова да үз тәэсирләре белән уртаклашты:

- Мин бирегә 13 яшьлек улым Рамазан белән килдем. Безне чакырганнарына бик шатландык. Улым да сөенде. Аңа мондый чараларда катнашу ошый, ул җанланып китә. Бу бәйрәм өчен Фондка һәм егетләргә зур рәхмәт.

Тимур Фазлыевның әнисе Светлана ханым да  шатлык яшьләрен яшермәде:

 – Авыруларына карамастан, улым Тимур шат күңелле һәм актив малай. Без күп урыннарда чыгыш ясыйбыз. Сәхнә образы өчен барысы да, шул исәптән чәч тә, бик мөһим. Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт.

Чара ахырында балаларны яраткан хоккейчылар белән фотосессия, чәй өстәле көтте. Моннан тыш, Эмиль һәм Альберт һәр балага бүләкләр – кием кибетенә сертификатлар тапшырды.

Сезнең игътибарга әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Фотоларны карау өчен сылтама буенча узарга кирәк.

Искәртеп узыйк: Корбан бәйрәме алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды социаль башлангычларны көчәйтә һәм хәйрия чаралары оештыра. Мөфтиятнең барлык социаль активлыкларыннан иң мөһиме – “Мохтаҗны ашат” акциясе. Анда катнашу өчен, һәрбер теләгән кеше “Зәкят” фондыннан сарык сатып алып, аның итен аз керемлеләргә тапшыра ала. Фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне тулысы белән үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр. Фондның хезмәтләре – бушлай. Бер бәрәннең бәясе – 8000 сум. Бәрәннәрнең саны чикле. Белешмә өчен телефон: +7 (843) 225-33-22. 

Моннан тыш, дәвалану курслары узучы авыру балалар өчен “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе дәвам итә. Акция кысаларында 13 яшьлек Морат Нәгыймовка тернәкләнү үтү өчен акча җыю игълан ителде. Морат акыл ягыннан зәгыйфьлек кичерә, анда умыртка баганасының деформациясе, астигматизм, тумыштан килгән нистагм. Бер тернәкләнү курсының бәясе 193 мең 159 сумны тәшкил итә. Моратка ярдәм күрсәтү өчен, 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Акчалар шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

Корбан бәйрәме көннәрендә «Зәкят» хәйрия фонды традицион рәвештә халыкның аз тәэмин ителгән катламына ит өләшү чарасын оештырырга планлаштыра. Быел «Зәкят» фонды тарафыннан күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр, опекуннары булмаган ялгыз кешеләр, шулай ук социаль учреждениеләр өчен 5 тоннага якын корбан ите тарату планлаштырыла. Алар арасында беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, Яшел Үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм башкалар бар.

Мохтаҗлар 225-33-22 телефонына шалтыратып, үз тарихларын сөйли алалар. “Зәкят” фонды белгечләре һәр кешегә консультация бирәчәк һәм ярдәм алу өчен нинди документлар тапшыру кирәклеген әйтәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы