Мәккәдә Татарстан хаҗилары өчен махсус дәресләр башланды

05 август 2019 ел 16:34
Мәккәдә Татарстан хаҗилары өчен махсус дәресләр башланды

Бүгеннән Татарстан хаҗилары өчен олуг хаҗ гыйбадәтенә әзерлек уңаеннан вәгазьләр һәм махсус дәресләр башланып китте. Беренче дәресне Балтач Үзәк мәчете имамы, мәдрәсә мөгаллиме, төркем җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаев алып барды. Һәр көнне икенде намазыннан соң узачак әлеге очрашуларда булачак хаҗиларның сорауларына  җавап бирү дә планлаштырыла.

Моннан тыш, көндезге буш вакытларда төркем җитәкчеләре Мәккәи-Мөкәррәмә шәһәренең тарихи һәм истәлекле урыннарына экскурсияләр оештыра. Елдагыча, хаҗилар төркемнәрен табиблар озата йөри. Барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм дарулар булган медпунктлар Татарстан хаҗилары урнашкан өч кунакханәдә дә тәүлек әйләнәсе эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы