Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күченде. Бүген хаҗ башланды

09 август 2019 ел 09:12
Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күченде. Бүген хаҗ башланды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көнендә, Татарстанның 1800 хаҗие кабат ихрам хәленә кереп, берничә автобуста Мәккә шәһәренең өч кунакханәсеннән Мина үзәнлегендәге палаткалы шәһәрчеккә килде. Мина Гарәфәт  һәм Мәккә шәһәре арасында урнашкан.

Хаҗилар бүген иртәнге намазга кадәр үк чатырларга урнашты һәм алар көн дәвамында шушы палаткаларда булачаклар. Иртәгә ахшам намазына кадәр Гарәфәт үзәнлегендә булачак, аннары Мөздәлифә үзәнлегендә ачык һавада төн уздырачаклар. Алга таба Зөлхиҗҗә аеның 10-12 нче көннәрен янәдән Мина үзәнлегендәге палаткаларда үткәрәчәкләр.

Мина чатырларында хаҗиларыбыз үзенчәлекле шартларда яши. Биредәге палаткалы шәһәрчеккә юнәлгәндә хаҗилар бары көндәлек кирәк-яракларны, кирәкле даруларны, бозылмый торган ашау-эчү әйберләрен генә алды. Көн дәвамында хаҗиларны кайнар ризык белән ашату каралган. Бүгеннән Минада чатырларда яшәү, аннары Мөздалифәдә ачык һавада төн куну – хаҗ сынауларыннан санала.

Татарстан хаҗилары составында 20 табиб та бар. Аларга һәрдаим тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хаҗ дәвамында хаҗиларны дәвалау һәм профилактика чаралары күрү өчен Татарстаннан барлыгы 700 кг дару, уколлар, медицина җиһазлары алып киленде. Аларны күчереп йөртергә хаҗилар зур булышлык күрсәтте. Табиблар кунакханәдә дә эшләде, медпунктлар Мина җирлегендә дә халыкка ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә табиблар үзләренең кайбер киңәшләрен җиткерде: салкын су эчмәскә, кондиционерны чама белән генә эшләтергә, кояш астына чыкканда зонтиклар һәм уңайлы аяк киеме кияргә.

Хаҗиларга хаҗ дәвамында югары әзерлекле табиблар ярдәм күрсәтүе һәм кыр шартларында эш үзенчәлекләре хакында махсус язма әзерләнә.

Иртәгә, 10 августта Хаҗның мөһим өлеше – Гарафәт көне узачак. Таң вакытында хаҗилар Гарәфәт үзәнлегенә киләчәк. Гарафәт көнен дога һәм тәүбәдә үткәрү – хаҗның фарыз өлеше.

 11 августта, Корбан бәйрәмендә, хаҗилар, янәдән Минага кайтып, шайтанны символлаштыручы Җәмәрат дигән зур баганага таш атачак. Шуннан соң хаҗилар исеменнән корбан чалачаклар, аннары алар чәчләрен алдырып, ихрам халәтеннән чыгачак.

Татарстан хаҗилары олуг гыйбадәткә тулысы белән әзер. Алар бу сынауларга рухи яктан да, физик яктан да алдан ук әзерләнде. Хаҗиларга гыйбадәттә җиңеллек, исәнлек, догаларның кабул булуын телибез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы