Мөфти ТР Президентына Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемә басмасын бүләк итте

11 август 2019 ел 11:38
Мөфти ТР Президентына Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемә басмасын бүләк итте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көнендә, бөек мөселман бәйрәме – Гыйд әл-адха көнне Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Галиев мәчетендә булды. Бирегә ул мөселманнар белән бергә Корбан бәйрәме сөенечен уртаклашырга, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен тыңларга һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын укырга килде. Бәйрәм уңаеннан мөфти хәзрәт Рөстәм Нургали улына бәһасез истәлекле бүләк – ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Хозур” нәшрият йортында республика башлыгы өчен махсус тәүге нөсхә рәвешендә бастырылган Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсен тапшырды.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрәчәк. Басма өстендә эш барышында, мөфтият белгечләре татар һәм иске татар телләрендәге тәфсирләр, аеруча Ногмани, Мөхәммәд Садыйк ибн Шаһ Әхмәт Имәнколый Казаниның “Тәсхил әл-бәйан”, Шәйхелислам Хәмидинең “Әл-Иткан” хезмәтләре, шулай ук гарәп һәм төрек телләрендәге тәфсирләр, шул исәптән имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн” һәм шәех Мәхмүт Әл-Уфыйның “Коръән Мәҗид”, Әт-Табари, Әл-Матуриди, Ибн Касир, Әл-Куртуби, Ән-Нәсәфи, Әлүси хезмәтләренфайдаланды. Моннан тыш, тәрҗемәчеләр, зур игътибар биреп, бүгенге заман татар тәфсирләре авторлары Рабит Батулла, Фәрид хәзрәт Салман, Габделбари хәзрәт Исаев һ.б.ның тәҗрибәләренә дә мөрәҗәгать итте.

Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган.  Коръәнне шундый рәвештә татар теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, тәфсирнең һәр битендә Коръәннең тәрҗемә ителгән өлешенең оригиналь тексты да урнаштырылган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынды.

Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең икенче басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан рус телендә әзерләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы