Бүген иртәнге намаздан соң хаҗиларыбыз Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнлегендәге иң хәерлесе, иң яхшы көнне – Гарәфә көнен каршы алды. Ул Зөлхиҗҗә аеның 9-нчы көненә туры килә. Әлеге көн чын мәгънәсендә ел дәвамындагы көннәрнең иң яхшысы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисендә әйтелә: «Иң яхшы көн ул – Гарәфә көне».
Иртәнге намазны укып тәкъбир әйткәннән соң, хаҗиларыбыз Гарәфә үзәнлегенә иң кирәкле әйберләрне генә алды. Бүген Мөздәлифә үзәнлегендә ачык һавада төн кунасы булганлыктан, һәрберсе дә махсус матраслар белән барды. Гарәфә үзәнлеге дә эчәргә яраклы сулар һәм ланч-бокслар, һәм әлбәттә, Татарстаннан киткән табибларның хезмәт күрсәтүе белән тәэмин ителде.
Бүгенге истәлекле Гарәфә көнен икенче төрле «тану көне» дип тә йөртәләр. Бу Ибраһим галәйһиссәламнең нәзере хәтеренә килеп, төшен аңлаган көнедер.
Имам Мөслимнең «Сахих» хәдисләр җыентыгында мондый тарих китерелә: «Пәйгамбәребез ﷺ Гаишә (р.г.) анабызга Гарәфә көненең фазыйләтләре хакында болай дигән: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак».
Бу көннең Гарәфә көне дип аталуы шуннан килә: нәкъ менә бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә, хаҗиларыбыз Гарәфә тавы үзәнлегендә өйләдән алып кояш батканчыга хәтле догалар укып, теләкләр теләп торалар. Алар өйлә намазының фарызын җәмәгать белән бергә имамга оеп укыячак, аннары шунда ук шулай ук җәмәгать белән икенде намазын да үтәп куячак. Аннары миллионлаган бөтендөнья мөселман халкы һәрберсе үз телендә, елый-елый, Раббыларына мөрәҗәгать итеп, догалар кылу эшенә керешәчәк. Бу күренеш мөселман өммәтенең бер тән, бер җан, бер сулыш булып яшәвен күрсәтә. Гарәфә тавында басып торган хаҗилар – мөселман өммәтенең бердәмлеге символы кебек. Төрле җирләрдән җыелган, төрле телдә сөйләшүенә, баймы-фәкыйрьме булуларына карамастан, алар барысы да Аллаһы Тәгалә юлындагы кардәшләр. Менә кайда ул кардәшлек!
Хаҗилар бер тавыштан түбәндәге доганы кабатлыйлар: «Йә Аллаһ, менә мин Синең каршыңда! Менә мин синең каршыңда! Менә мин Синең каршыңда! Сиңа иптәш булырлык бернинди дә зат юк! Барча мактау Сиңа гына, барлык нигъмәт һәм хөкем Синең кулыңда гына! Сиңа иптәш булырлык бернинди дә зат юк!» Әлеге сүзләрне бер юлы кабатлаган кардәшләребезне күрү бик сөенечле вакыйга. Гарәфә тавында тору – аерым бер могҗизаи халәт ул.
Биредә хаҗиларның йөрәкләре шатлык белән тула, күзләре ирексездән ихлас яшьләнә. Нәкъ менә биредә барлык хаҗиларның күңеленә Мәккә җирләренә карата чиксез мәхәббәт хисе кереп оялый. «Гарәфәдән соң хаҗ урыннарын калдырып китәсе дә килми башлый, ә киткәннән соң бу урыннарга кабат кайтасы килә», – ди хаҗдагыларның барысы да. Билгеле ки, күп кешеләр ошбу мизгелләрдән соң үз илләренә гыйбрәтләнеп, тәэсирләнеп кайтачаклар.